Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь 2021, 14:34

Башкортстанда ковидка каршы прививка ясату буенча рекорд куелган

16 октябрь көнендә генә Башкортстанда 40 меңнән артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан

Башкортстанда  ковидка каршы прививка ясату буенча рекорд куелган
Башкортстанда ковидка каршы прививка ясату буенча рекорд куелган

Уфа. 17 октябрь - "Балтач таңнары". 16 октябрь көнендә генә Башкортстанда 40 меңнән артык кеше  коронавируска каршы прививка ясаткан.

Республикада инфекциягә каршы вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясаткан кешеләрнең гомум саны 1,5 миллионга якынлаша. 16 сентябрьдә республикада COVID-19 вирусына каршы вакцинация фронтында рекорд куелган. Бер көн эчендә 40 321 кеше прививка ясаткан. Моның 27 045 е - беренче компонент белән прививка ясатучылар. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үзенең битендә РБ Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткән.

Шимбә йомгаклары буенча беренче компонент белән республикада барлыгы 1 422 447 кешесе вакциналаштврылган. 1 259 376 кеше вакцинацияне тулы этабын узган.

Эпидемиянең чираттагы дулкыны уңаеннан, төбәктә вируска каршы көрәшү өчен көчәйтелгән чаралар күрелде: кайбер биналарга һәм учреждениеләргә керү өчен вакцинация узу турында белешмә кирәк, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үзизоляция режимы кертелде, 18 октябрьдән икенче этап башлана -прививка ясату турында белешмә тсәламәтләндерү, спорт һәм башка хезмәтләр күрсәтү учреждениеләрегә керү өчен кирәк булачак.

Автор:
Читайте нас: