Барлык яңалыклар
Новости
16 октябрь 2021, 11:50

Балтачта ковидка каршы чаралар үтәлеше тикшерелде

Иске Балтачта халыкны хезмәтләндерү нокталарында ковидка каршы чаралар үтәлешен тикшерү барышында кимчелекләр ачыкланды.

Балтачта ковидка каршы чаралар үтәлеше тикшерелде
Балтачта ковидка каршы чаралар үтәлеше тикшерелде

Иске Балтач. 16 октябрь - "Балтач таңнары". Иске Балтачта халыкны хезмәтләндерү нокталарында ковидка каршы чаралар үтәлешен тикшерү барышында кимчелекләр ачыкланды.

Башкортстанда  коронавирус белән бәйле чикләүләрнең икенче пакеты үз көченә керде.

Исегезгә төшерәбез, беренче этап 4 октябрьдә спорт комплекслары, дәүләт театрлары, кинотеатрлар, концерт заллары һәм мәдәният сарайлары хезмәтеннән файдаланучыларга карата кертелгән чикләүләр белән башланып китте.

12 октябрьдән  сәүдә үзәкләренә кергәндә һәм шәһәрара рейсларга билет сатып алганда ковидка каршы вакцинация турында сертификат күчермәсе белешмә булырга тиеш.

13 октябрьдә Башкортстанда кайбер категория гражданнарны мәҗбүри вакцинацияләү турында карар чыкты. Сүз, нигездә, социаль өлкәдә эшләүчеләр турында бара.

Шулай ук 13 октябрьдә коронавирстан прививка ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри изоляция башланды. Республикада  «Безнең хәстәрлек» бердәм волонтерлык үзәге эшли башлады. 

Районда ковид йогышы белән хәл катлаулы кала. Ә халыкны хезмәтләндерү нокталарында чикләүләрне үтиләрме? Моны ачыклау максатында, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җитәкчелегендә комиссия Иске Балтачта сәүдә комплексларында, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йортында, базарда һәм берничә кибеттә рейд оештырды.

Нигездә, таләпләр үтәлә. Урыннарга кергән кешенең температурасын үлчиләр, ковидка каршы вакцина ясату турында сертификат яки белешмә, ә иң мөһиме кешенең битлектә булуын таләп итәләр. Кимчелегең бар икән, сәүдә комплексларына үтә алмыйсың. Санитар инструкторлар алдыбызда берничә кешене кире борды.

Таләпләр, әлбәттә, уңайсызлыклар тудыра. Канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар. Моңа, беренче чиратта, прививка ясатмаган кешеләр риза түгел.

Ә тәртипне инкарь итмәгәннәрнең бер проблемасы да юк. Кемдер вакцинация турында сертификатның кәгәзьгә чыгарылганын чыгарып күрсәтә. Күпчелек кешеләрә ул сертфикат смартфонда. Кемдер QR-код кына күрсәтә. Тик теләсә нинди код күрсәтеп, санинструкторларны алдап булмый. Чөнки алар моны смартфоннарындагы махсус сканер ярдәмендә тикшерәләр.

Комиссия әгъзалары сәүдә нокталарында дезинфекция чаралары ничек оештырылуы белән дә кызыксынды.

Мондый тикшерүләр арытабан да дәвам итәчәк.

Балтачта ковидка каршы чаралар үтәлеше тикшерелде
Балтачта ковидка каршы чаралар үтәлеше тикшерелде
Балтачта ковидка каршы чаралар үтәлеше тикшерелде
Балтачта ковидка каршы чаралар үтәлеше тикшерелде
Балтачта ковидка каршы чаралар үтәлеше тикшерелде
Балтачта ковидка каршы чаралар үтәлеше тикшерелде
Балтачта ковидка каршы чаралар үтәлеше тикшерелде
Балтачта ковидка каршы чаралар үтәлеше тикшерелде
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: