Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2021, 11:06

Иске Янбайда балан бүкәнлгәгәннәр

Иске Янбайда “Балланды баланнар” дип аталган мәгълүмат сәгате узган һәм анда катнашучылар балан бүкәнләгән

Иске Янбайда балан бүкәнлгәгәннәр
Иске Янбайда балан бүкәнлгәгәннәр

Исмке Янбай. 15 октябрь - "Балтач таңнары". Иске Янбайда “Балланды баланнар”  дип  аталган мәгълүмат сәгате узган һәм анда катнашучылар балан бүкәнләгән

 “Балан бүкәнләү”, фольклор күренеше безнең районда башланып китте. Аны инде төрле мәдәни чараларда күрсәттеләр. Балан бүкәнләүчеләр башта баланны җыялар, табигатькә дога кылылар, аннары җырлый-җырлый балан бүкәнлиләр

Иске Янбайда “Балланды баланнар”  дип  аталган мәгълүмат сәгатендә   катнашучылар балан бүкәнләгән.

–Җимеш-җимеш, син кайда?

– Баланда мин, баланда.

– Балан-балан, син кайда?

– Болында мин, болында.

– Болын-болын, син кайда?

– Түгәрәк күл буенда.

– Тәгәрәк күл, син кайда?

– Тугайга кил, мин монда!

Тугайда күлне күреп,

Болын эченә кереп,

Баланның иң кызылын

Җыеп йөрдек көн озын.

Балан-балан бал гына,

Тәмле икән җимеше.

Бүгенге табын түренә –

Хуҗа булды бәлеше,  дип җырлый-җырлый башта балан җыйганнар...

Көзен балан куагында асылташлар сыман җемелдәшкән җете кызыл  җиләкләргә сокланып туймаслык. Шушы матурлыгы өчен авыл халкы аны урманнан алып кайтып, өй янына утырта. Чөнки халыкта балан белән бәйләнешле бик борынгы риваятьләр, җырлар, мәкальләр яши. Мәсәлән, өй алдына утыртылган балан йортка иминлек, гаиләгә исәнлек һәм байлык чакырып тора дип юраганнар.

Балан   латинча “үрү”  дигән мәгънәне аңлата икән. Күрәсең, бабаларыбызның балан ботакларыннан кәрзиннәр үрүе дә шуңа барып тоташадыр. Балан гүзәллек, мәхәббәт һәм бәхет символы булып исәпләнә. Халык медицинасында аның җиләге, кайрысы, төше файдаланыла. Балан бүкәнләгәндә катнашучыларга   бик күп мәгълүмәтләр җиткерелде, матур җырлар, шигырьләр яңгырады, дип язганнар инстаграмда.

Автор:
Читайте нас: