Көндәшле. 15 октябрь - "Балтач таңнары". Көндәшле тирәсендә сарымсак басуы барлыкка килде. Фермер яшелчәчелек тармагын үзләштерә.
Яшелчәчелек белән нигездә авыл фермерлары шөгыльләнә. Шулай да безнең районда бу тармакны үзләштергән эшкуарлар сирәк әле.
Гадәттә, сарымсакны йорт яны яшелчә бакчасында зур булмаган түтәлдә генә күрергә күнеккәнбез. Ә менә Илдар Сәхипов Көндәшледә аны ике гектарда урнаштырган. Яшелчәчелек тармагында үз эәен җәелдерү турында бизнес-проектын ул район Хакимиятендә узган “Эшмәкәрлек сәгате”ндә тәкъдим иткән.
Бизнес-проект хуҗасы эшмәкәр сыйфатында теркәлергә һәм эш урыннары булдырырга планлаштыра.