Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2021, 15:40

Башкортстанда аерым категория гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация башланды

Башкортстанда аерым категория гражданнар өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация 18 декабрендә тәмамланырга тиеш.

Уфа. 14 октябрь - "Балтач таңнары" Башкортстанда аерым категория гражданнар өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация  18 декабрендә тәмамланырга тиеш.

 

Роспортебнадзорның Башкортстан идарәлеге җитәкчесе Анна Казак 14 октябрь көнне Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында   коронавириска каршы  мәҗбүри вакцинация темасына багышланган брифингта белдерде.  

 Анна Казак белдерүенчә, 13 октябрьдән республикада кайбер категория гражданнар өчен COVID-19дан мәҗбүри вакцинация кертелде. Карарга республиканың баш санитар табибы кул куйды. Мәҗбүри вакцинация түтәргә тиешле категория гражданнар  исемлеге  булдырылган.

 Шулай ук Роспотребнадзорныж төбәк башлыгы хәбәр  иткәнчә, эш бирүче вакциналаштыру графигын үзе төзергә тиеш. Прививканың беренче компонентын 18 ноябрьгә кадәр эшләргә, вакцинацияне 2021 елның 18 декабренә кадәр тәмамларга кирәк.  .

Карар милекнең барлык  формасындагы   оешмаларга да кагыла.  Оешмада хезмәт куйган 80  вакциналаштырылган булырга  дип өстәде баш санитар табиб.

18 декабрьдән соң  Роспотребнадзор  карар  үтәлешен  тикшерә башлаячак  һәм   таләпләрне үтәмәгән очракта, эш бирүчеләргә Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә    санкцияләр кулланылачак.

 

Автор:
Читайте нас: