Иске Балтач. 13 октябрь - "Балтач таңнары". Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе театр коллективы халык театрларының Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» төбәкара бәйгесендә катнаша
Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе театр коллективының чыгышы Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары конкурсына тәкъдим ителде. Жюри хөкеменә коллектив драматург Наил Гаетбаевның "Кызлар килде авылга"комедиясен тәкъдим итә. Сайлап алу туры онлайн форматта уза.
Фестиваль-конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры, Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештыра.
Балтачлыларның «Идел-йорт» конкурсында катнашуы беренче генә тапкыр түгел. 2012 елда “Балкыш” район халык театры бәйгенең Яр Чаллыда узган төбәк этабында Рәшидә Җиһаншинаның “Кодагыйлар” комедлиясе белән чыгыш ясаган иде. Ә узган елда районның театр коллективы Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” комедиясе белән онлайн-форматта чыгыш ясап прирзлы урынга лаек булган иде.
Бәйгедә катнашучы Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе театр коллективына уңышлар телибез.