Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь 2021, 14:34

Балтач районы башлыгы урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, изге теләкләрен җиткерде

Балтач районы башлыгы урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Балтач районы башлыгы урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Иске Балтач. 19 сентябрь - "Балтач таңнары". Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, изге теләкләрен җиткерде.

Балтач районы урман хуҗаоыгы тармагының хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман ёуҗалвгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу урман торгызу һәм урман үрчетү, урман культураларын һәм урманнарны карау урманнарны саклау һәм алардан файдалану белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр бәйрәме. Урман-ул планетаның бәһасез ресурсы. Сезнең кулларда бәяләп бетергесез байлыклар тупланган. Урманнарны саклау һәм яңадан торгызу эше һәрвакыт тирән ихтирам уятты. Районыбызның "Яшел калканын" опекага алып, сез киләчәк буыннар өчен республикабызның матурлыгын һәм байлыгын саклыйсыз. Ел саен урман янгыннарына каршы көрәштә һәм табигый бәла-казаларны җиңеп чыгуда күп көч куела. Урманнарның сакланышын һәм торгызылышын без уртак көч белән генә тәэмин итә алабыз, ә урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең бай тәҗрибәсе, аларның хезмәт сөючәнлеге һәм безнең ярдәм урман тармагы алдында торган барлык бурычларны уңышлы үтәргә ярдәм итәчә. Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре! Сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, киләчәк эшегездә уңышлар телим.

Автор:
Читайте нас: