Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2021, 15:08

Балтачлылар, прививка ясатып, ары-бире акча отмагансызмы?

Балтачлылар, белми калмагыз, бүген, чәршәмбе көнне, коронавирустан прививка ясатучылар арасында акча уйнатуда беренче отыш ияләре билгеле булды

Балтачлылар, прививка ясатып, ары-бире акча отмагансызмы?
Балтачлылар, прививка ясатып, ары-бире акча отмагансызмы?

Иске Балтач. 15 сентябрь - "Балтач таңнары". Балтачлылар, белми калмагыз, бүген, чәршәмбе көнне,   коронавирустан прививка ясатучылар арасында акча уйнатуда  беренче отыш ияләре билгеле булды

  Хөкүмәт коронавирустан прививка ясатучылар арасында  акча уйнатулар үткәрә - 1000 вакцинацияләнүчеләр билгеләнәчәк һәм алар 100 000 сумлык отышларга ия булачак.

Беренче биш йөз җиңүче билгеләнде инде. Җиңүче сертификатлар  номерларын чәршәмбе көнне "Сәламәтлек өчен бонус" проектының рәсми сайтында белергә мөмкин.  Моның өчен бу сайтка керергә, «Җиңүче сертификатлар номерлары " төймәсен табарга, үз сертификат номерыгызны кертергә һәм  тын да алмый, җавап килеп чыкканын көтәргә кирәк. Откан очракта, шатҗлыгыгыз эчегезгә сыймаска мөмкин.  

Приз турында мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта да белеп була , ә мобиль сервис кулланучылары шулай ук push-оту турында хәбәр алачак. Приз алу өчен шәхси кабинетта "Мир"банк картасы мәгълүматларын бирергә кирәк. Аңа акча уйнатылган көннән алып алты ай дәвамында картага  керәчәк.

Киләсе 500 җиңүче 14 октябрьдә  узачак икенче уенда билгеләнәчәк.

Автор:
Читайте нас: