Иске Янбай. 15 сентябрь—"Балтач таңнары". “Балтач таңнары”ның “Безнең әби—супер әби” бәйгесе конкурсанты – Иске Янбай авылыннан Рузалия Ахатова. Аның өчен махсус ВКонтакте соципаль челтәренең махсус кушымтасында тавыш бирә аласыз
Конкурсантыбыз Рузалия Ахатова лаеклы ялда булуына карамастан, актив тормыш алып бара. Бакча , гөлләр үстерү белән шөгыльләнә. Иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Шигырьләр яза. Кыш көннәрендә ахирәтләре белән скандинавларча йөриләр.
Рузалия ханым оныкларын тәрбияләргә дә булыша һәм аларның тормыш көтәргә әзер булып үсүләрен тели. Безнең конкурска тәкъдим иткән фотосын ул “Оныгым белән токмач кисәбез” дип атаган.
Рузалия Ахатова өчен ВКонтакте соципаль челтәрендәге безнең пабликның махсус кушымтасында тавыш бирә аласыз.