Барлык яңалыклар
Новости
11 сентябрь 2021, 08:59

Мәскәүдә бер гаилә агулануы фактын тикшерәләр

Мәскәүдә бер гаиләдә кичке аштан соң ике кеше агуланып үлгән. Тикшерү фаразлары буенча алар "Магнит" супермаркетыннан сатып алынган карбыз ашаган булганнар.

Балтач таңнары Ачык чыганаклардан Мәскәүдә бер гаилә агулану фактын тикшерәләр
Мәскәүдә бер гаилә агулану фактын тикшерәләрФото:Балтач таңнары / Ачык чыганаклардан

Мәскәү. 11 сентябрь - "Балтач таңнары". Мәскәүдә бер гаиләдә кичке аштан соң ике кеше агуланып үлгән.

Мәскәүдә полицейскийлар һәм тикшерүчеләр кичке аштан соң өлкән яшьтәге хатын-кыз һәм бала үлеме теркәлгән гаиләдә агулануга нәрсә китергәнлеген ачыклау белән шөгыльләнә.

61 яшьлек пенсионер, аның 38 яшьлек кызы (авыр хәлдә) һәм 15 яшьлек оныгы "Магнит" супермпркытыннан сатвп плынган карбызны ашаганнан соң хастаханәгә эләгә. Хәзер кибетне вакытлыча япканнар. Анда тикшерү эшләре бара. Компаниянең үзендә эчке тикшерү башланган. Әмма агуланган гаилә яшәгән квартирадагы суыткычтан башка продуктларны да экспертизага җибәрәчәкләр.

Ә бүген агулану билгеләре белән күрше фатирдпгы ике баланы хастаханәгә салганнар

Автор:
Читайте нас: