Балтач таңнары
+6 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Новости
27 Апреля 2017, 13:39
Адрес: «Зират тавы» басуы
Районда язгы кыр эшләре эшләре елның-елында “Луч” җәмгыятенең Тутагач звеносы җирлегендәге “Зират тавы” дип аталган басудан башлангыч ала иде. Быел да бу өлкәдә яңалык булмады. Тик шунысы, яз соңлап килүе эшнең башлануын беркадәр кичектерде. Былтыр тутагачлылар 16 апрель көнне күпьеллык үлән чәчүлекләрен тырматуга керешкән булса, быел агрегат басуга унбер көн соңлап чыкты.

Көньякка караган, каш җирдә урнашкан утыз гектар мәйдандагы басу. Биредә икенче ел файдаланудагы тукранбаш басуы. Бүген механизатор Григорий Александров, ярдәмчесе Рамил Минилгалиев белән, биредә тәүге гектарларда эш башкарды. Звено җитәкчесе Җәмил Рамазанов билгеләвенчә, тырма агрегатларының әле тагын да 120 гектар басуларда күпьеллык үлән басуларында эшкәртү үткәрәсе бар. Аннары игенчеләрне 300 гектарда дым каплату эшләре көтә. Монысына да бүген-иртәгә тотынырга исәп тота тутагачлылар.
Звено җитәкчексе Җәмил Рамазанов игенчелек өлкәсендә тәҗрибәле узаман. Һәр елны язгы басу эшләрен ялның ничек килү үзенчәлекләренә карап оештыра ул.
—Быел җир ныклап туңмады. Мондый елларда игенчедән аеруча өлгерлек таләп ителә. Соңладың исә, дым һавага очып та, җирнең түбән катламнарына табан да юл алып юкка чыга. Кичекмәстән, дым каплатып калу кирәк,—ди остаз игенче, быелгы язның үзенчәлекләрен исәпкә алып.
Уҗым культуралары басуларын минераль ашламалар белән тукландыруны да озын чиратка куймый, бүгеннән башкару ягындалар.
Теглар:
тутагач
авл хуҗалыгы
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"