Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 Май , 11:03

Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съезды узачак

Балтач районынанн биредәге чарада район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова, методист Лариса Нуртдинова һәм Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Мөбәрәкова составындагы делегация катнаша.

Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съезды узачак
Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съезды узачак

12нче һәм 13нче майда башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съезды узачак.

Чара укытучыларны берләштерү, аларны һөнәри үсешкә этәрү, шулай ук Башкортстанда һәм Русия субъектларында башкорт телен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләрендә тәкъдимнәр эшләү максатыннан оештырыла.

Балтач районынанн биредәге чарада район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова,  методист Лариса Нуртдинова һәм Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Мөбәрәкова составындагы делегация катнаша. Форумда шулай ук туган телне өйрәнү, кадрлар мәсьәләсен чишү юлларын эзләү һәм уку материалы белән тәэмин итү мәсьәләләре каралачак.

Район методисты Лариса Нуртдинова әлеге форумның әһәмиятен ассызыклап үтте:

“Бүгенге көндә туган телләрне саклау һәм үстерү – мөһим бурычларның берсе. Әлеге съезд башкорт теле укытучылары өчен тәҗрибә уртаклашу, яңа алымнар өйрәнү һәм алга таба эшчәнлек өчен яңа юнәлешләр билгеләү мәйданы булачак. Безнең төп максатыбыз – башкорт телен яшь буынга тапшыру, аларда туган телгә карата кызыксыну уяту һәм аны саклау теләген формалаштыру. Съезд кысаларында туган телне өйрәнү, кадрлар мәсьәләсен чишү юлларын эзләү һәм уку материалы белән тәэмин итү мәсьәләләре дә каралачак. Уңышлы эшләү өчен, һәр укытучы заманча алымнарны белергә тиеш. Шуңа күрә, әлеге съезд бик тә мөһим”, - дип белдерде район мәгариф бүлеге методисты Лариса Нуртдинова.

Автор:
Читайте нас