Башкортстанда мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирелә. Төбәк җитәкчелеге тарафыннан белем бирү системасын яхшырту, укучылар һәм укытучылар өчен уңайлы шартлар тудыру, педагогларның осталыкларын камилләштерү максатыннан төрле конкурслар оештыру буенча эзлекле һәм системалы адымнар ясала.
Шундый мөһим бәйгеләрнең берсе – сыйныф җитәкчеләре арасында үткәрелгән “Иң шәп сыйныф җитәкчесе”. Әле күптән түгел генә Уфа шәһәрендә “Иң шәп сыйныф җитәкчесе-2025” республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге бәйгедә республиканың иң яхшы сыйныф җитәкчеләре үз осталыкларын күрсәттеләр. Шунысын әйтергә кирәк, Балтач районы данын Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Светлана Сафиуллина лаеклы яклады.
Конкурс шартлары буенча катнашучылар өч катлаулы этапта “көч сынаштылар”. Һәр этап сыйныф җитәкчеләреннән югары әзерлек, иҗади караш һәм балаларны яратуны таләп итте.
Беренче этап – сайлап алу (читтән торып). Бу этапта конкурсантлар сыйныфтан тыш чараларның методик эшләнмәләрен һәм үзпрезентацияләренең видеосын җибәрделәр. Жюри әгъзалары конкурсантларның эш тәҗрибәсен, инновацион алымнарын һәм методик осталыкларын бәяләделәр.
Икенче этап Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында узды. Бу этапта катнашучылар “Мөһим сөйләшүләр” дәресен үткәрделәр, конфликтлы ситуацияләрне (педагог – ата-ана) хәл итү буенча фикер алыштылар, “Ачык дискуссия” йомгаклау конкурсында катнаштылар. Бу этапта сыйныф җитәкчеләренең педагогик осталыгы, аралашу күнекмәләре һәм проблемаларны хәл итү сәләтләре тикшерелде.
Өченче этап—матбугат конференциясе. Аның барышында конкурсантлар экспертларның мәктәптә тәрбия эшен оештыру буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Матбугат конференциясе сыйныф җитәкчеләренең үз фикерләрен грамоталы итеп җиткерү, тәрбия мәсьәләләрен аңлату һәм үз позицияләрен яклау сәләтләрен ачыклады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс жюрисы составында танылган педагоглар, галимнәр, мәгариф өлкәсе вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре эшләде. Алар конкурсантларның чыгышларын объектив бәяләделәр һәм иң лаеклыларны сайлап алдылар.
Нәтиҗәдә, Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Светлана Сафиуллина конкурсның йомгаклау этабында “Балалар тануы” номинациясендә җиңүче булды! Бу - Светлана Роберт кызының педагогик осталыгын, балаларны яратуын һәм аларга үрнәк булуын тану!
“Балалар тануы” номинациясе—иң мөһимнәренең берсе, чөнки ул сыйныф җитәкчесенең балалар белән уртак тел табуын, аларның ихтирамын һәм ышанычын яулавын күрсәтә. Светлана Сафиуллина бу номинациядә җиңү яулавы - аның һәр балага карата игътибарлы булуы, аларга ярдәм итәргә әзер торуы һәм сыйныфта дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруы турында сөйли.
Райондашыбызны җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа алга таба да педагогик эшчәнлегендә уңышлар телибез. Аның тәҗрибәсе башка сыйныф җитәкчеләре өчен дә үрнәк булыр дип ышанабыз.
—Бүгенге көндә сыйныф җитәкчесе эше бик мөһим. Сыйныф җитәкчесе - ул балалар өчен генә түгел, ә аларның әти-әниләре өчен дә ярдәмче һәм киңәшче. Сыйныф җитәкчесе балаларга дөрес юл күрсәтергә, аларны тормышка әзерләргә һәм үзләрендә шәхес сыйфатларын үстерергә булышырга тиеш, —дип билгели Светлана Роберт кызы.
“Иң шәп сыйныф җитәкчесе” конкурсы республикада мәгарифнең абруен күтәрүгә, сыйныф җитәкчеләренең эш тәҗрибәсен таратуга һәм яшь укытучыларны дәртләндерүгә юнәлтелгән. Мондый чаралар киләчәктә дә уңышлы гына үткәрелер дигән өметтә калабыз.