Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 февраль , 21:10

Аларны туган телгә чиксез мәхәббәт берләштерә

Бүген Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусында “Полилингваль мәдәни берлектә татар телен һәм әдәбиятын укытуда традицион һәм инновацион технологияләр” дип аталган республика фәнни-методик семинары узды. 

Тантаналы чара барышында барлык кунакларны да Уфа Фән һәм технологияләр университетының Гуманитар һәм социаль фәннәр институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, Рафаэль Газизов, Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева, Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Римма Әмир кызы Үтәшева сәламләп, бүген билгеләнүче Халыкара туган тел көне белән котладылар.

Фәнни-методик семинар барышында Башкортстан Республикасы атказанган укытучыларының чыгышлары тәкъдим ителде. Аларның яңарышлы педагогик алымнары турында чыгышлары саллы фикер алышу, очрашуның тагын бер нәтиҗәле өлеше булды. 

Биредә Башкортстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9-11нче сыйныф укучылары арасында узган татар теле һәм әдәбиятыннан республика дистанцион олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасына аеруча мөһим урын билгеләнде.

Югары дәрәҗәдә үткән олимпиада җиңүчеләре арасында балтачлылар да бар. Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучылары – Гүзәл Дилмөхәмәтова, Элиза Фаизханова, Максим Захаровлар (җитәкчеләре Лилиана Акберова) призер булдылар.

Штәнде урта мәктәбе укучысы Юлия Асрарова (җитәкчесе Линеза Нуртдинова) һәм Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Регина Минисламова (җитәкчесе Римма Мансурова) татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдәге уңышлары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.  Алар әле күптән түгел генә Казанда үткән татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада призлы урыннар яулап кайтканнар иде.

Барлык бүләкләнүче укучылар һәм аларның җитәкчеләрне чираттагы уңышлары белән котлыйбыз. Ары таба да иҗади җиңүләр юлдаш булсын.

Семинар барышында татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү, яшь буынга тапшыру мәсьәләләре тикшерелде. Тупланган тәҗрибә киләчәктә укытучыларга яңа алымнар кулланырга һәм татар теленә кызыксынуны арттырырга ярдәм итәчәк. Әлеге чара татар мәдәниятен саклау һәм үстерү юлында мөһим адым булып тора.

Аларны туган телгә чиксез мәхәббәт берләштерә
Аларны туган телгә чиксез мәхәббәт берләштерә
Аларны туган телгә чиксез мәхәббәт берләштерә
Аларны туган телгә чиксез мәхәббәт берләштерә
Аларны туган телгә чиксез мәхәббәт берләштерә
Аларны туган телгә чиксез мәхәббәт берләштерә
Автор: Фиргат Набиуллин
Читайте нас