Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 февраль , 15:24

Балтачлылар – төбәкара олимпиада призерлары!

Балтачлылар Казанда үткән татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада уңышлы чыгыш ясадылар.

Балтачлылар – төбәкара олимпиада призерлары!
Балтачлылар – төбәкара олимпиада призерлары!

14-17 февраль көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узды. Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концерт залында олимпиаданың бүләкләү тантанасы узды.

Биредә Русиянең 22 төбәгеннән 8,9, 10, 11 сыйныф укучылары катнашты.

Олимпиада кысаларында катнашучылар өчен мәдәни-экскурсия программасы каралган иде: алар шәһәрнең истәлекле урыннарында булдылар, әйдәп баручы татар театрлары спектакльләрен карадылар.

Балтач районнан төбәкара олимпиадада Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучы Регина Минисламова (җитәкчесе Р. Мансурова), Штәнде урта мәктәбе укучы Юлия Асрарова (җитәкчесе Л. Нуртдинова), Югары Карыш урта мәктәбе укучы Элиза Ханнанова (җитәкчесе Р. Кашфуллина) катнаштылар. Кызлар барысы да лаеклы чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм олимпиада призерлары булдылар.

Балтачлыларны ихлас күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм ары таба да тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

 

Балтачлылар – төбәкара олимпиада призерлары!
Балтачлылар – төбәкара олимпиада призерлары!
Балтачлылар – төбәкара олимпиада призерлары!
Автор: Фиргат Набиуллин
Читайте нас