Бүген Шәвьяды урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бик мөһим һәм файдалы семинар узды. Әлеге чарада район мәгариф бүлеге методисты Лариса Нуртдинова һәм төрле мәктәпләрдән 15 укытучы катнашты. Очрашуның төп максаты – рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча укыту методикаларын куллану, тәҗрибә уртаклашу һәм укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру иде.
Семинарның беренче өлешендә тәҗрибәле укытучылар рус теле һәм әдәбиятын укытуның иң актуаль мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар. Шәвьяды урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Л. Рамазанова 7нче сыйныфта ачык дәрес, ә Д. Сафиуллина дәрестән тыш чара күрсәтте. Алар дәресләрдә интерактив технологияләрне, уен элементларын, төрле мультимедия ресурсларын куллануның әһәмияте турында да сөйләделәр.
Семинар программасы нигезендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Альбина Фәссахова рус теленнән имтиханнар нәтиҗәләренә җентекле анализ ясады һәм проблемалы аспектларны билгеләп үтте. Шулай ук ул имтиханнардагы үзгәрешләр, йомгаклау әңгәмәсе критерийлары белән таныштырды.
Утырыш барышында имтихан тапшырганда укучыларның еш очрый торган хаталары ачыкланды. Укытучылар хезмәттәшләре белән эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, дискуссияләргә керделәр, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар. Семинар җылы һәм дустанә шартларда узды.
Район мәгариф бүлеге семинарда катнашкан укытучыларга бик зур рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәклеге турында билгеләде. Чөнки заманча белем бирү системасы укытучылардан даими рәвештә үсеш таләп итә. Әлеге семинар да шул максатка ирешүдә зур этәргеч булып тора.