Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 гыйнвар , 21:21

Юбилеең белән мәктәп!

Бүген Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә белем учагының 25 еллык юбилее уңаеннан тантаналы линейка үтте.

Юбилеең белән мәктәп!
Юбилеең белән мәктәп!

Бүген Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә белем учагының 25 еллык юбилее уңаеннан тантаналы линейка үтте.

1999нчы ел ахырында Иске Балтач авылындагы 2нче урта мәктәп бинасы төзелеше төгәлләнә. Ә инде 2000 елның 15нче гыйнварында мөһим вакыйга – мәктәп ачу тантанасы үтә. Барлык район өчен куанычлы вакыйгада Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов, БР Мәгариф министры урынбасары Миндибай Юлмөхәммәтов та катнаша.

25 ел бер мизгелдәй үтеп тә киткән. Русия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Азамат Мәгъзумов мәктәп ачылганнан бирле директор вазифасын башкара. Бүгенге тантаналы чарада да барлык укучыларны һәм укытучыларны да күркәм юбилей белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.

Шулай ук Муса Гәрәев исемендәге дружина пионерлары да тәбрикләү сүзләренә кушылдылар. Үзе язган шигыре белән Юлия Пушкарская чыгышы берсен битараф калдырмады.

Чара ахырында 8 “б” сыйныф укучылары биредәге мәктәптә эшләгән ветеран-укытучы Зәйтүнә Әлетдинованың сүзләренә язылган “Укытучыма” җырын бүләк итеп башкардылар.

Юбилеең белән мәктәп!
Юбилеең белән мәктәп!
Юбилеең белән мәктәп!
Юбилеең белән мәктәп!
Юбилеең белән мәктәп!
Юбилеең белән мәктәп!
Юбилеең белән мәктәп!
Юбилеең белән мәктәп!
Автор:
Читайте нас: