Күптән түгел Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе субъектларының гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында 112нче башкорт кавалерия дивизиясенә багышланган туган якны өйрәнү буенча төбәкара фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре билгеле булды.
Биредәге бәйге дистанцион форматта ике – сайлап алу һәм финал этапларында үтте. Штәнде урта мәктәбенең “шәйморатов” сыйныфы укучысы Илнара Асрарова үзенең тикшеренү эше белән “Гаилә тарихы – Җиңү тарихы” номинациясендә катнашып, уңышка иреште.
Аның Штәнде авылының Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм МХОда катнашучы батырлары турындагы фәнни эше җиңүчеләр исемлегенә кергән. Райондашыбызның эше жюри әгъзалары тарафыннан югары бәһаланды һәм ул БР Мәгариф һәм фән министрлыгының Грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук конкурс эше тирән эчтәлекле һәм фактларга таянылып эшләнгән өчен махсус призга да лаек булды. Җиңүчене әзерләгән өчен аның җитәкчесе – Лилия Асрарова да Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Илнара бар яклап та булдыклы укучы. Аның уңышлары турында даими рәвештә ишетеп торабыз. Әле күптән түгел генә ул республика конкурсында катнашып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан III дәрәҗә “Яшь шәйморатовчы” Почёт билгесе белән бүләкләнде.
Сәләтле райондашыбызны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да ирешкәннәргә тукталмый яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын.