Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 декабрь 2024, 19:30

Башкортстанда мәгариф системасы тотрыклы үсеш юлында

Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин Юлдаш телеканалы оештырган “Интервью” тапшыруында әлеге тармакның 2024нче елдагы эш нәтиҗәләре, уңышлары, яңа 2025 елга билгеләнгән бурычлар һәм максатлар турында сөйләде.

Башкортстанда мәгариф системасы тотрыклы үсеш юлында
Башкортстанда мәгариф системасы тотрыклы үсеш юлында

Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин юлдаш телеканалы оештырган “Интервью” тапшыруында әлеге тармакның 2024нче елдагы эш нәтиҗәләре, уңышлары, яңа 2025 елга билгеләнгән бурычлар һәм максатлар турында сөйләде.

—Алдагы елларда 140 мәктәпне ремонтлаган идек. Бүген 55 меңнән артык бала яңартылган шартларда белем һәм тәрбия ала. 2025 -2027нче елларда РФ Мәгариф министрлыгы республикабыздагы тагын 88 мәктәп бинасын капиталь ремонтлау буенча исемлеккә кертте һәм шул максатта федераль бюджеттан 5,5 миллиард сум акча бүленәчәк,—диде министр.

Ул шулай ук балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча программага старт бирелүен яхшы башлангыч буларак билгеләде.  Әле исемлеккә республиканың 16 балалар бакчасы кергән, аларга 840 миллион сум федераль акча бүленә. Ә киләсе елдан колледжларны, беренче чиратта аларның гомум торакларын капиталь ремонтлау программасы старт ала.

—Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров колледжларның уку корпусларын төзекләндерү, аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү программасына башлангыч биргән иде. Шушы нигездә зур эшләр башкарылды. Әле федераль программага ярашлы исемлеккә керүгә республиканың җиде колледжы иреште.Бу бик яхшы, җитди нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирде,—диде Илдар Мәүлетбирдин.

Әңгәмә барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның еллык мөрәҗәгатьнамәсе  барышында укытучыларга ярдәм йөзеннән  билгеләнгән чаралар турында да сүз барды. Төбәк җитәкчесе педагогларга шифаханә-курортка юлламалар бүлү турында әйткән иде. Моннан тыш, бездә, республика Башлыгының тәкъдименә ярашлы, бихисап грантлар булдырылган. Илдар Марат улы шулар турында да җентекле аңлатма бирде.

—Укытучыларга грантлар ярдәме турында әйткәндә, монда беренче максат – мәгариф тармагына яшь белгечләрне җзлеп итү, әлегә кадәр эшләгәннәрне дәртләндерү. 2019нчы елдан, Башкортстан Башлыгы Указына ярашлы, авыл җирендә һәм бәләкәй шәһәрләрдә эшләгән укытучыларга грантлар бирелә башлады. Ел саен республиканың 150 укытучысы 690 мең сум күләмдә грант ярдәме ала. Үткән елда мәктәпкәчә белем бирү тармагы педагогларының форумында тәрбиячеләр дә шундый ярдәм чараларына мохтаҗ булулары турында белдерде. Быел Башкортстан Башлыгы тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү педагогларына беренче тапкыр 75 грант тапшырылды. Аның суммасы – 575 мең сум. Әйтергә кирәк, мондый ярдәм чарасы илнең башка бер төбәгендә дә юк,—дип билгеләде Илдар Мәүлетбирдин.

Ә инде Радий Хәбировның мөрәҗәгатьнамәсендә билгеләнгән бурычларны тормышка ашырып, 2025нче елдан ел саен меңләгән педагог республика шифаханәләрендә ял итү мөмкинлегенә ия була. Бу хакта Указга кул куелган да инде.

—Аңа ярашлы, укытучыларны сайлап алу, юлламаны тапшыруга бәйле кагыйдәләр дә расланды. Шифаханә-курортка бару сертификатының суммасы 65 мең сум тәшкил итә. Әгәр шул суммадан кыйммәтрәк дәвалау сайларга яки ялны озайлырак итәргә теләсәң, үзеңнән өстәргә мөмкин. Укытучыларны муниципалитетлар сайлый, монда эш нәтиҗәләре, төрле уңышлар, әлбәттә, сәламәтлек торышы исәпкә алына. Ары таба исемлекләр республика дәрәҗәсендә карала һәм раслана,—дип аңлатты мәгариф һәм фән министры.

Әңгәмә барышында Уфада төзеләчәк Республика математика лицее турында да сүз барды. Проект федераль казна ярдәме белән тормышка ашырыла. Әйтергә кирәк, башлангыч ил Президенты Владимир Путин тарафыннан да хупланды. “Республикабызның төрле почмакларыннан сәләтле балалар өчен уникаль белем бирү үзәге оештырабыз. Бу мәктәпне тәмамлаучылар Русиянең горурлыгы булачак, - дигән иде республика җитәкчесе.

Әңгәмә барышында шулай ук “Профессионалитет” программасы, аның яшьләргә һөнәр сайлауда, республикабызның икътисад тармакларын, сәнәгать предприятиеләрен  кирәкле белгечләрен белән тәэмин итүдәге роле һәм әһәмияте билгеләнде. Шул нигездә республика колледжларының матди-техник базасын ныгыту, алардагы лаборатория һәм остаханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү өчен максатлы эшләр алып барыла. Мәсәлән, быел, республиканың алты колледжы 100 миллион сумлык федераль грантларга лаек булган. Бу суммага Башкортстан җитәкчелеге тагын 50шәр миллион  сум өстәгән. Киләче елда тагын биш колледжга шундый ярдәм күрсәтү бурычы тора.

Гөлнара Шәймөхәмәтова, район мәгариф бүлеге начальнигы:

—Узган елга йомгак ясалды! Безне республика җитәкчелегенең шифаханә-курортларда дәвалануга, шулай ук педагогик белгечлекләр буенча белем алучы һөнәри уку йортларында укучыларга өстәмә стипендияләр түләүгә бәйле яңа башлангычлар сөендерде. Кызганычка каршы, районыбызның мәгариф оешмалары “Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү” программасы һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү кысаларында ремонтлана торган учреждениеләр исемлегенә керә алмадылар. Киләсе елларда әлеге программалар районыбызның мәгариф оешмаларын да колачлар, дип ышанабыз. Үткән елда эш сәфәре белән Балтач районына килгәндә Радий Хәбиров Иске Балтач авылындагы Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында булып, биредәге шартлар белән танышып үтте. Уку корпусының нинди хәлдә булуын күреп, анда капиталь ремонт кирәклеген билгеләде. Һәм күп тә үтмәде республика бюджетыннан бүленгән акчалар исәбенә ремонт эшләре башланды. Тиздән барлык заманча мөмкинлекләр булдырылган корпуста студентлар укуларын дәвам итәр. Республика, безнең министрлык җитәкчелеге төгәл план буенча эш алып бара, ул тулаем белем бирү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Балтач районы мәгариф оешмалары исеменнән ышандырып әйтәсем килә: “Без Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының барлык булган башлангычларына да ярдәм итәчәкбез һәм эшнең барлык юнәлешләрендә дә лаеклы нәтиҗәләр күрсәтергә тырышачакбыз”.
Автор:
Читайте нас: