Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 декабрь 2024, 18:38

Районның иң яхшы тәрбиячесе кем?

Бүген "Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы-2025" район конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

Районның иң яхшы тәрбиячесе кем?
Районның иң яхшы тәрбиячесе кем?

Күптән түгел "Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы-2025" район конкурсы узды. Бүгенге тантаналы бәйрәм кысаларында конкурс җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

“Ташып торган энергиясе өчен” номинациясендә – Гөлназ Сафиуллина (Иске Балтач “Миләшкәй” балалар бакчасы),  “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә – Гөлшат Фазылбәкова (Иске Балтач “Миләшкәй” балалар бакчасы), “Уңышка омтылыш” номинациясендә – Гөлназ Дилмөхәмәтова (Иске Балтач “Буратино” балалар бакчасы), “Балаларга булган мәхәббәте һәм игелеге өчен” номинациясендә – Эльза Галиева (Иске Балтач “Кояшкай” балалар бакчасы) җиңү яуладылар.

"Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы-2025" конкурсы лауреатлары исеменә Динара Шәймөхәмәтова (Иске Балтач “Миләшкәй” балалар бакчасы), Гөлшат Сәрвәртдинова (“Белоснежка” балалар бакчасы) һәм Рүзилә  Садыйкова (Иске Балтач “Буратино” балалар бакчасы) лаек булдылар.

"Туган телдә укыткан мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы-2025" конкурсында җиңүне Гөлнәзирә Имамова (Иске Балтач “Кояшкай” балалар бакчасы) яулый.

"Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы-2025" район конкурсы җиңүчесе – Айгөл Фәтхуллина (Иске Балтач “Миләшкәй” балалар бакчасы).

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: