Бүген, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә, “Ел укытучысы-2025” район конкурсы җиңүчеләрен билгеләделәр.
Биредә изге һөнәр ияләре адресына җылы сүзләр, иң изге теләкләр әйтелде, шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова акт залында җыелучыларны сәламләп, укытучы һөнәренең мөһимлеген билгеләп, мәгариф өлкәсендә “кайнаучыларга” нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Биредәге чарада тантаналы рәвештә бәйгенең җиңүчеләрен билгеләделәр. “Педагогик дебют” номинациясендә – Элизар Мөслимов (Иске Тимкә урта мәктәбенең математика укытучысы), “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә – Анжелика Апканиева (Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы) җиңүче буларак билгеләнделәр.
“Рус теле һәм әдәбияты укытучысы-2025” район конкурсы җиңүчесе – Алена Аликаева (Түбән Сикияз урта мәктәбе). “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2025” конкурсында Югары Карыш урта мәктәбе укытучысы Гөлнара Мифтахова җиңү яулый. Ә “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы-2025” район конкурсы җиңүчесе булып Гөлфия Моратова (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе) билгеләнә.
“Ел укытучысы-2025” район конкурсы лауреаты исеменә Регина Гайнетдинова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе) һәм Альфарит Гафуров (Уразай урта мәктәбе) лаек булдылар.
“Ел укытучысы-2025” район конкурсының абсолют җиңүчесе – Эльвира Нигамәтуллина (Сәйтәк урта мәктәбе).