Штәнде урта мәктәбе – районның иң өлкән уку йортларының берсе. Әле күптән түгел генә белем учагын төрле елларда тәмамлаган укучылар, укытучылар, педагогик хемәт ветераннары, язмышлары авыл мәктәбенә бәйле якташлар, мәртәбәле кунаклар бергә җыелып, мәктәпнең бер гасырлык күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Әйе, Штәнде урта мәктәбе элек-электән үзенең көчле укытучылары, күренекле шәхесләре, сәләтле укучылары белән билгеле мәктәп. Биредә тотрыклы, иҗади педагоглар коллективы эшли, яшь белгечләр дә килеп тора. Өч дистә елга якын сайлаган һөнәренә тугры калып, игелекле эшләре-гамәлләре белән ихтирам яулаган, төрле уңышларга-дәрәҗәләргә ирешкән укытучыларның берсе – Альфред Фазылов.
Биредәге авылда туып, М. Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаган белгеч Штәнде урта мәктәбендә 2002нче елда эшли башлый. Ул – югары категорияле география һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы.
Җитди, сабыр, гадел, мәрхәмәтле һәм шул ук вакытта таләпчән... Шундый мөһим сыйфатларны үзенә туплаган мөгаллим тормышының һәм хезмәт юлының барлык этапларын да лаеклы үтеп, яшь буынны укытуда һәм тәрбияләүдә намуслы, фидакарь хезмәте белән укучылар, әти-әниләре һәм хезмәттәшләре арасында олы ихтирамга лаек була.
Дәресләре югары методик дәрәҗәдә уза. Аларның формалары да төрле: лекция, семинар, викторина һәм башкалар. Альфред Зәнфил улы барлык дәресләрдә дә проблемалы укыту элементларын куллана. Ул мәгълүмати-коммуникатив технологияләргә дә басым ясый һәм гамәлгә кертә, мультимедиа ярдәме белән дәресләр үткәрә: презентацияләр ясый, видеоматериаллар куллана. Шулай ук үз эшендә уен технологияләре белән дә актив эш итә, биредә белем бирү системасы үзәгенә бала шәхесен куя, аны үстерү һәм табигый мөмкинлекләрен тормышка ашыруның уңайлы шартларын тәэмин итәргә тырыша. Ул үз дәресләрен укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен исәпкә алып төзи.
Мөгаллимнең сәләте һәм осталыгы уку программалары кысаларында гына чикләнми. Балаларның игътибарын безне уратып алган бар нәрсәгә дә җәлеп итә белә. Ул үз предметын көчле һәм тирән белеп, белем һәм тиешле мәгълүматлар җыелмасын гына биреп калмый, ә балаларны үз предметының гаҗәеп дөньясына алып керә.
Үзең белем биргән укучыларның уңышын күрү – укытучы өчен билгеләп бетергесез шатлык һәм горурлык. Үзең чәчкән орлык шытып чыгып, җимеш биргәч кем шатланмасын инде. Альфред Зәнфил улы укучыларының уңышлары бихисап – аның укучылары район, республика дәрәҗәсендә үткән төрле олимпиада, конкурслар җиңүчеләре һәм призёрлары. Шулай булыр да, чөнки ул үз эшенә бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып башкара.
“Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә” дигән татар халык мәкале нәкъ безнең мөгаллим турында. Ул беркайчан бер урында гына “тормый”. Һәрчак камилләшү юлында. Төрле дәрәҗәдә үткән семинар-киңәшмәләрдә актив катнаша, хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсен өйрәнә, үзенеке белән уртаклаша. Алты ел дәвамында тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучыларының район методик берләшмә белән җитәкли.
Намуслы хезмәте өчен район Хакимиятенең һәм мәгариф бүлегенең күпсанлы Мактау грамоталары, шулай ук күп еллар дәвамында авыл биләмәсе Советы депутаты булып, 2022нче елда “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
– Укытучы һөнәре авыр, җаваплы һәм шул ук вакытта бик мавыктыргыч та. Бу изге һөнәрне сайлау – тынгысызлык, үзеңә һәм укучыларыңа карата таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын үз итү. Хәзерге мәктәп – заманча сыйныфлар, компьютерлар, интерактив такталар һәм төрле мультимедиа җайланмалары. Шуңа күрә заман белән атларга кирәк, һәрвакыт камилләшү юлында булырга кирәк,—дип билгели Альфред Фазылов.
Хезмәттә үзен бары тик уңай яктан күрсәткән мөгаллим гаиләсендә дә үрнәк әти һәм яраткан тормыш иптәше. Аның сайлаган һөнәрен хуплап, һәрвкыт ярдәмкулы сузып, киңәшләшеп яшәүче тырыш, акыллы тормыш иптәше Фируза Фәнәви кызы да шулай ук гомеренең 33 елын балаларга белем бирүгә багышлаган. Ул үзе Каргалы авылы кызы. М. Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаган белгеч башта Тучыбай, ары таба, 1994нче алып бүгенге көнгә кадәр, Штәнде урта мәктәбендә эшли. Яшь пар 1991нче елда гаилә коралар, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Айсылу да, Гүзәл дә югары белем алып, тормышта үз юлларын тапкан.
— Таләпчән, әмма гадел, тыныч һәм игътибарлы укытучы ул безнең Альфред Зәнфил улы. Дәресләрне аңлаешлы итеп аңлата, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга, авырлыклар килеп чыкса, төпле киңәш бирергә әзер, — ди җылы сүзләр белән укучылары.
Алардан шундый сүзләр ишетү, әлбәттә, барлык грамоталар һәм бүләкләрдән дә кадерлерәктер дә. Һәр укытучы өчен бу иң мөһиме.