Соңгы елларда Башкортстанда мәгарифне үстерү юнәлешендә эзлекле һәм системалы ныклы адымнар ясала. Даими рәвештә мәгариф оешмаларында матди-техник база яхшыртыла, педагоглар һәм мәктәп укучылары өчен дәртләндерү чаралары булдырыла, илдә мәгариф өлкәсендә иң яхшы практикалар кертелә.
Гомум алганда, мәгариф өлкәсе – мөһим һәм төрле юнәлешләрдәге үзгәрешләр кичергән тармакларның берсе булып тора. Бу юнәлештәге эш беркайчан да тукталып тормый, һәрвакыт нинди дә булса үзгәреш, яңалык...
Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәләрдә дә мәгариф өлкәсе төп темаларның берсе.
Районда да мәгариф өлкәсе соңгы елларда ныклы үсеш юлында. Төрле республика, федераль проектларда катнашып, балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартларны да булдыру буенча җитди эшләр башкарыла.
2024нче елда балалр иҗаты үзәге "Мәгариф" милли проектының "Һәр баланың уңышы"проекты кысаларында балаларга өстәмә белем бирүнең яңа урыннарын булдыру һәм яхшырту проектында катнашты.
Әлеге проект барлык юнәлешләрдә өстәмә белем бирү эчтәлеген яңартуны, программаларның сыйфатын һәм вариативлыгын күтәрүне һәм аларны челтәр формасында гамәлгә ашыруны күздә тота, алар төрле ихтыяҗлары булган балаларның заман таләпләренә һәм мәнфәгатьләренә җавап бирүе, инфраструктураны модернизацияләүне һәм педагогик һәм идарә кадрларының һөнәри осталыгын камилләштерү өчен эшләнә.
Аның кысаларында балалар иҗат үзәгендәге “Эколята”, “Робототехника” берләшмәләренең, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендәге “Волейбол”, Штәнде урта мәктәбендәге “Яшь турист” берләшмәләренең кабинетлары заманча җиһазландырылган.
Балалар иҗаты үзәгендә 2 кабинетка ремонт ясалган, җиһазлар сатып алынган һәм брендлаштырылган. Болар барысы да балалар белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырырга, яңа технологияләрне һәм укыту формаларын киңрәк кулланырга мөмкинлек бирәчәк.