Линеза Фидус кызы Нуртдинова – хезмәт сөючән, абруйлы мөгаллимә генә түгел, шул ук вакытта мәктәп өчен “кайнап” яшәгән җитәкче, гаҗәеп моңлы тавыш иясе һәм талантлы каләм остасы да. Ышанычлы әйтеп була - район мәгариф “дөньясының” алыштыргысыз өлеше ул. Татар теле, әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә керткән өлешен бәһалап бетергесез.
Һәр кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була, дигән әйтем бар борынгыларда. Бу “тормыш юлын” лаеклы үтү һәр кешенең үзеннән тора. Линеза Фидус кызының да язмышында яшь буынга тәрбия, аң-белем бирү язылгандыр, мөгаен.
Туган телгә мәхәббәт уятучы мөгаллимә Каргалы авылыннан. Башта туган авылында, ары таба Тучыбай урта мәктәбендә белем алгач та, булдыклы укучы мәгариф өлкәсендә хезмәт юлын башлый – Бүләк, Югары Кансөяр, Тучыбай авыллары мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Шул ук вакытта читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала.
Бу дәвердә мөгаллимәне язмыш җилләре булачак тормыш иптәше – Гадиф Вәзиф улы белән таныштыра. 1992нче елда яшь пар гаилә корып җибәрә. Үрнәк алырдай гаилә алар. Тирә-юньдәгеләр сокланып карый, хөрмәт итә.
Шул еллардан алып бүгенге көнгә кадәр Линеза Фидус кызының хезмәт һәм тормыш юлы Штәнде авылы белән бәйле. Биредәге авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшен дәвам итә. 7 ел укыту-тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары булып эшләп өлгерә. Ә инде 2006нчы елдан башлап мәктәп директоры вазифасын башкара.
—Туган телгә карата “коры” дәресләр генә үткәреп, мәхәббәт уятып булмый. Бу көн кебек ачык. Укыту-тәрбия эшендә халык педагогикасы алымнарын тагында тирәнрәк өйрәнеп, шул ук вакытта заманча файдаланырга, балаларны кызыксындыру ысулларының үзенчәлекле һәм яңа төрле алымнарын кулланырга тырышам. Иң мөһиме – тукталмаска, даими рәвештә камилләшергә кирәк. Шул очракта гына уңышларга ирешергә була. Мин моңа ирештем дә, дип уйлыйм,—ди мөгаллимә.
Әйе, бу хак сүзләр белән бер дә килешми булмый. Линеза Нуртдинова үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бар күңелен биреп, балалар белән бергә “кайнап” эшли, аларның һәрберсенең язмышы өчен борчыла. Нәтиҗәдә, хезмәтенең “җимешләре” укучыларында чагыла. Абруйлы мөгаллимәнең укучылары менә инде дистәләгән еллар республика, Халыкара күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә район, төбәк данын лаеклы яклыйлар. Соңгы уңышларны гына алсак та – Гүзәл Фазылова, Рита Сафина – республика, Юлия Асрарова төбәкара дәрәҗәсендә үткән олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре. Габдулла Тукай исемендәге "Гасырдан—гасырга" Халыкара укучылар конкурсында Дамир Шәрипов беренче урынны яулый. Ачык йөзле, шат күңелле һәм шул ук вакытта таләпчән, гадел Линеза Фидус кызының туган телне сөюче укучыларының уңышларын санап бетергесез, бихисап алар.
Бар яклап та булдыклы мөгаллимәнең тырыш хезмәте югары бәһалана – “Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы” , “Русия Федерациясенең иң яхшы укытучысы” конкурсы җиңүчесе исеменә лаек. “Балтач районының 90 еллыгы”, "Ал да нур чәч халкыңа" медальләре, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыкларының Почёт грамоталары, район Хакимияте, район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
35 ел... Линеза Фидус кызы нәкъ 35 ел инде тиздән җитәчәк 1нче сентябрь иртәсен дистә елларны чигереп, хезмәт юлы башына кайткандай һәм иңендә канатлар тойгандай дулкынлану белән көтә. Бу саннарны әйтүе генә җиңел...уйлап карасаң, ярты гомер бит бу. Булгандыр шатлыгы да, борчылуы да. Тормыш, хезмәт юлы беркайчан да тигез булмый. Шулай да мөгаллимә хезмәт “сукмагы” буйлап лаеклы олы хөрмәттә ныклы һәм төпле адымнар белән атлый.
Минем үземә дә Штәнде урта мәктәбендә Линеза Нуртдинованың укучысы булу бәхете тиде. Татар теленә чиксез мәхәббәт уяткан укытучыбызның дәресләре бүгенгедәй күз алдында. Нинди дә булса шагыйрь яки язучының тормыш юлы турында әңгәмәләшүләр, әсәрләрне җентекләп анализлаулар вакытында аның бар күңеле белән бирелеп, илһамланып сөйләве аша ниндидер бер сихри дөньяга чума идек. Тирән белемлелеге, зирәклеге, барысына да карата изге мөнәсәбәте белән зур ихтирамга лаек шәхес.
Шушы көннәрдә, 15нче августта, Линеза Фидус кызы өчен икеләтә бәйрәм булган. Әнисенең күркәм юбилее һәм нәкъ 35 ел элек 15е көнне ул мәгариф өлкәсендә хезмәт юлын башлаган. Туган телебезгә, җиребезгә, гореф-гадәтләребезгә олы ихтирам һәм игътибар уятып, укучыларында әдәплелек һәм кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләгән мөгаллимәгә ары таба да куелган максатларына ирешеп, тормыштан ямь һәм хезмәттән тәм табып яшәргә язсын.