—Безнең өчен мәгариф һәрчак беренче урында. Балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да булдырылуы мөһим,—дип билгеләп үтте республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең бер чыгышында.
Мәгариф өлкәсе – иң мөһим һәм үзгәрүләр кичергән тармакларның берсе. Белем бирү сыйфатын үстерү юнәлешендәге эш беркайчан да тукталмый. Һәрчак ниндидер яңалык, үзгәреш. Соңгы елларда республикада да төбәк җитәкчелеге тарафыннан мәгарифне үстерү буенча эзлекле һәм системалы адымнар ясала.
Шуларның берсе – “Авыл укытучысы” программасы. Ул 2020нче елдан республика территориясендә эшли башлады. Аны гамәлгә ашыруның дүрт елында 150 укытучы республиканың гомуми белем бирү оешмаларында 5 елдан да ким булмаган срокка хезмәт килешүе төзү шарты белән эшләү өчен авыл торак пунктларына, шәһәр тибындагы поселокларга һәм 50 меңгә кадәр кеше яшәүче шәһәрләргә күчеп килгән һәм бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре алган.
Ярдәмнең максаты - яшь укытучыларны авылга күчәргә кызыксындыру. Монда дәртләндерү чарасы - түләүләр, авылларда балаларны укыту өчен шәһәрдән китәргә карар кылган укытучылар бер миллион сум ала. Шул ук вакытта, программада катнашучылар укытучы булып яңа урында кимендә биш ел эшләү йөкләмәсен дә ала. Ә аларның укыту йөкләнеше атнага 18 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш.
Балтач районында да “Авыл укытучысы” программасы буенча эшләүчеләр бар. Дүртөйле районында туып-үсеп, Бөре шәһәрендәге педагогия университетында югары белем алган Альбина Наймушина бүгенге көндә Шәвъяды авылы мәктәбендә инглиз теле укытучысы һәм директор вазифаларын башкара.
—Читтән килсәм дә, мине мәктәптә генә түгел, авылның үзендә, районда да җылы кабул иттеләр. Биредә кешеләр тырыш, ярдәмчел, ә укучыларым тәртипле һәм сәләтле. Республикабызда яшьләргә ярдәм итү буенча бихисап программалар эшли. Шуларның берсе – “Авыл укытучысы”. Әлеге программага мин бик рәхмәтле. Мондый ярдәм без – яшьләр өчен бик мөһим,—ди Альбина Шамил кызы.
Бәхеткә, бүген яшьләр авырлыклардан курыкмый, булган мөмкинлекләр белән кулланырга омтыла, камилләшергә һәм үз өлкәсендә тагын да югарырак “үсәргә” тырыша. Бу – һичшиксез, куанычлы күренеш. Юкка гына “Тырышкан -ташка кадак каккан”, дип әйтмиләр бит халыкта.
—Авыл җиренә үзләренә ышанучы, тырыш, югары белемле яшьләр кайтуы бик шатлыклы күренеш. Моның өчен төрле грантлар һәм ярдәм чаралары булдырган республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Барыбыз да аңлап торабыз – илебез киләчәге белемле һәм тәрбияле яшьләр кулында,—диде район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова “Авыл укытучысы” программасы районда да уңышлы эшләп килүен билгеләп.
Әйе, яшьләр – киләчәгебез. Республика Хакимияте һәм төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров тарафыннан яшьләргә карата булдырылган төрле ярдәм чаралары якын киләчәктә үз “җимешләрен” бирәчәгенә шик юк.