Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 июль , 15:59

Туган тел – милләт яшәешенең нигезе

Башкорт телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча районда бик зур эшләр башкарылып килә.

Туган тел – милләт яшәешенең нигезе
Туган тел – милләт яшәешенең нигезе

Башкорт телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча республикада бик зур эшләр башкарылып килә.

—Без башкорт теленә, аның саклауга һәм пропагандалауга зур игътибар бирәбез. Һәм бу эштә безнең халыкның мөһим роль уйнавы бик шәп. Мондый актив һәм ваемсыз булмаганнарга, туган телдә рәхәтләнеп сөйләшүчеләргә, аны яратучыларга һәм бу мәхәббәтне башкаларга җиткерүчеләргә бар яклап та ярдәм кулы сузарга әзербез, - дип ассызыклады республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең бер чыгышында.

Радий Фәрит улы башкорт телен популярлаштыруга һәм цифрлаштыруга корылган эзмә-эзлекле сәясәт алып бара. Районда да бу максаттан бихисап эшләр башкарыла. Башкорт теленең киләчәге һәм бүгенгесен кайгыртып яшәгән шәхесләрнең берсе – Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Земфира Фәттах кызы.

Мөгаллимә Сибай шәһәрендәге педагогия училищесында башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштереп, юллама буенча Балтач районының Түбән Кансөяр авылына кайта. Биредә ул 3 ел дәвамында балаларда белем дәрәҗәсен күтәреп, башкорт теленең мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт тәрбияли.

Ары таба, 1987нче елда, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә. Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясендә читтән торып белем ала. Ары таба, 2000нче елдан бүгенге көнгә кадәр Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә укучылар күңелендә башкорт теле, әдәбияты һәм мәдәниятенә мәхәббәт, хөрмәт, җаваплылык хисләрен тәрбияләвен дәвам итә.

Тынгысыз остазның укучылары да елдан-ел яда үрләр яулыйлар - район, республика, халыкара дәрәҗәсендә үткән төрле конкурслар, олимпиадалар җиңүчеләре һәм призёрлары.  Мөгаллимә үзе дә һәрчак камилләшү юлында. Төбәкара “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучычы-2008” һәм Бөтенрусия “Иң яхшы укытучылар” конкурсларында җиңү яулый.

Булачак яшь тел белгечләре белән дә тәҗрибә уртаклаша. Берничә ел дәвамында Нефтекама педагогия колледжы, Бөре дәүләт педагогия институты студентлары Земфира Шәйхинурова җитәкчелегендә практика үтте.

Тәҗрибәле укытучының хезмәт дәверендә иң мөһим урынны башкорт мәдәниятен саклау һәм пропагандалау тора. Озак еллар башкорт теле укытучыларының район методик берләшмәсен уңышлы җитәкли.

Район башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы да. Тел белгече буларак, төрле эксперт комиссияләрендә дә эшли. “Башкорт теленнән халыкара диктант” акциясендәге эшчәнлеге өчен Башкортстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә ул. Аның тырышлыгы белән республика конкурсы аша үтеп башкорт теле һәм әдәбияты кабинеты заманча җиһазландырыла да.

—Башкорт телен саклау безнең өчен мөһим бурыч булып тора. Моңа гаиләдә нигез салынып, балалар бакчасында, мәктәптә максатчан эш алып барыла.Бәхеткә, төрле дәүләт программалары ярдәмендә районда бихисап эшләр тормышка ашырыла. Бернинди чарадан да читтә калмыйбыз, барысы да дәррәү уза, - ди үз эше һәм максаты белән “кайнап” яшәгән Земфира Фәттах кызы.

Соңгы елларда Башкортстан Башлыгы грантлары ярдәмендә дәүләт һәм туган телләрне саклау, иҗади башлангычларга, кызыклы проектларга ярдәм итү, лингвистларны гына түгел, башка өлкәләрдәге белгечләрне дә, мәсәлән, программистларны һәм web-дизайнерларны да җәлеп итү мөмкин булды.
Хәзер башкорт телен интернет-ресурслар, мобиль кушымталар, интерактив уеннар ярдәмендә дә  өйрәнергә мөмкин. "Интерактивный башкирский” веб-ресурсы барлыкка килде. “IQ Бала Баш” — мобиль кушымтасы, “Әлләсе”, “Инофонбаш” өстәл уеннары дөнья күрде.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: