Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 июнь , 11:24

Балтачлылар төбәкара семинарда тәҗрибә уртаклашты

Татарстанда үткән төбәкара семинарда Балтач районы делегациясе дә катнашты.

Балтачлылар төбәкара семинарда тәҗрибә уртаклашты
Балтачлылар төбәкара семинарда тәҗрибә уртаклашты

Күптән түгел Татарстан Республикасының Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы , “ТРның Мәгарифне үстерү институты” өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе һәм Зәй районы мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган  татар теле һәм әдәбияты белгечләренең төбәкара семинары узды.

"Милли мәгариф һәм тәрбия: нәтиҗәләр һәм үсешнең төп векторлары” туган телне саклау, милли мәгариф системасын камилләштерү максатларында яңартылган ФГОСны гамәлгә ашыру, төбәкара элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту” – фикер алышуларның төп темасы.

Төбәкара семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков,  Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Башкортстаннан Борай  һәм Балтач  районнары делегацияләре катнашты. Безнең делегация составы – район мщгариф бълеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова, методист Лариса Нуртдинова, туган тел һәм әдәбият укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Рәзилә Вәлиева һәм “Миләшкәй” балалар бакчасы директоры Гөлнур Аскарова.

Чара барышында төп доклад белән чыгыш ясаган Зәй районы мәгариф бүлеге начальнигы Эрнст Сәфәргалиев мәктәпләрдә туган телләрнең мөһимлеген ассызыклап үтте.

Балтач районы мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова үз чыгышында Татарстан һәм Башкортстан арасындагы дуслык күперенең, яшь буынны милли юнәлештә тәрбияләү үсеш юлында булуын теләде. Милләт тарихы белән дә кызыксынуын һәм бу уңайдан туган төбәге тарихына багышланган китаплар чыгаруын билгеләде. Ана телен өйрәтү турындагы күңел төпләренә төшәрлек шигыре белән барлык катнашучыларны да әсир итте.

Гимназия директоры Марат Мөхәммәтханов семинарда катнашучыларны Ринат Фәрдиев исемендәге реконструкцияләнгән заманча татар гимназиясе белән таныштырды. Ул билгелтүенчә, интерактив такталар, өстәлләр һәм заллар белән җиһазландырылган кабинетлар укучыларга сыйфатлы белем алырга мөмкинлек бирә. Шулай ук семинарда катнашучыларга башкортларның, керәшеннәрнең, татарларның, русларның, үзбәкләрнең һәм чуашларның милли күргәзмәләре тәкъдим ителде.

 Төбәкара семинар тәҗрибә уртаклашуның чын үзәгенә әверелде.

Балтачлылар төбәкара семинарда тәҗрибә уртаклашты
Балтачлылар төбәкара семинарда тәҗрибә уртаклашты
Балтачлылар төбәкара семинарда тәҗрибә уртаклашты
Балтачлылар төбәкара семинарда тәҗрибә уртаклашты
Автор:
Читайте нас: