Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 март , 15:52

Киңәшчеләр семинарга җыелды

Бүген, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә,”Гаилә елында балачак навигаторы: яңа тәрбия фәлсәфәсе. Идеядән практикага” исеме астында Балтач һәм Тәтешле районнары балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләренең семинары узды.

Киңәшчеләр семинарга җыелды
Киңәшчеләр семинарга җыелды

Бүген, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә,”Гаилә елында балачак навигаторы: яңа тәрбия фәлсәфәсе. Идеядән практикага” исеме астында Балтач һәм Тәтешле районнары балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләренең семинары узды.

Кунакларны тантаналы шартларда түбән сыйныф укучылары каршы алды. Алар бүләк итеп шигырьләр сөйләделәр.

Сәламләү сүзе белән киңәшчеләр очрашуын район мәгариф бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Айдар Хисматов, “Балачак навигаторлары” проектының муниципаль координаторы Эльвира Сәлимгәрәевалар ачты, намуслы хезмәтләре, уртак эш башкарганнары өчен рәхмәт белдереп, әлеге эшнең мөһим һәм катлаулы булуын билгеләп үттеләр. Шулай ук Иске Балтач 1нче урта мәктәбе директоры Рәзилә Әминова чараны ачу тантанасында катнашучыларны сәламләде һәм нәтиҗәле эш теләде.

Ары таба кунаклар өчен мәктәп буйлап экскурсия оештырылды. Беренче нокта – мәктәп музее. Тарих укытучысы Фәридә Шартдинова  мәктәп тарихы турында сөйләп үтте. Шулай ук музейның һәрбер экспонаты белән таныштырды. Фәридә Мәснәви кызының тарих белән мавыгып, “тәмле” итеп сөйләвен тыңласаң, көн дә җитмәс. Болар барысы да аның музей эше һәм мәктәп тарихы белән “кайнап” яшәвен исбатлап тора. Илебез, район, мәктәп тарихына кайтып, гомерен якты истәлекләр белән баетырга теләгән һәркемгә анда барырга, үз күзләрең белән күрергә тәкъдим итәбез.

Музейдан соң киңәшчеләр мәктәп каршында  булдырылган “Скул-ТВ” исеме астындагы телевидение кабинетында булдылар.  Ул үзган елны гына барлыкка килсә дә, күпләргә инде таныш. Биредә актив укучылар төрле темаларга сюжетлар төшерә, репортажлар әзерли. Барлык эш барышы белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Гыйльметдинова һәм тәрбия буенча директор урынбасары Миләүшә Тәкыйуллиналар җитәкли. Яшь хәбәрчеләрнең мәктәп тормышына гына бәйле материаллар гына  эшләп калмый, шулай ук район тормышында булган мөһим темаларны да күтәреп чыгуларын билгеләп үтәргә кирәк. Аларның барысын да социаль челтәрләрдә урнаштыралар һәм төрле мессенджерлар аша тараталар.

Экскурсиядән соң семинар мәктәпнең актлар залында дәвам итте. Монда “Русия бөркетләре” темасына М. Хәсәнова, “Урта һөнәри белем бирүдә тәрбия буенча киңәшче эшчәнлеге” буенча А. Гарипова чыгыш ясадылар. Р. Гыйләҗев “Сәламәт яшәү рәвеше” дип аталган дәрестән тыш чара, ә Л. Хисамова Сүз тылсымы” дигән мастер-класс күрсәтте. Шулай ук А. Горбунова “Навигаторлар хәрәкәттә” исемле интеллектуаль уен оештырды.

Надежда Беляеваның “Авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр белән эш” темасына ясалган чыгышы аерым игътибарны үзенә җәлеп итте.  Кызганычка каршы, мондый гаиләләр дә юк түгел.  Әлеге чыгыш әңгәмә формасында оештырылды, дисәк тә була. Шуның белән отышлы да булды ул. Надежда Беляева үз тәҗрибәсендә булган очраклар белән уртаклашты, анализ ясады һәм мондый гаиләләр белән нинди эшләр оештырганын билгеләп үтте.

Моннан тыш, очрашуда киңәшчеләр мәктәпнең тәрбия киңлеген булдыру максатында тәрбия эше штабының нәтиҗәле эшен оештыру, ата-аналар җәмгыяте вәкилләре белән эш төзү турында фикер алыштылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм эшләрендә  ярдәм итәчәк бик күп кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алдылар.

Киңәшчеләр семинарга җыелды
Киңәшчеләр семинарга җыелды
Киңәшчеләр семинарга җыелды
Киңәшчеләр семинарга җыелды
Киңәшчеләр семинарга җыелды
Киңәшчеләр семинарга җыелды
Киңәшчеләр семинарга җыелды
Киңәшчеләр семинарга җыелды
Киңәшчеләр семинарга җыелды
Автор:
Читайте нас: