Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 март , 14:34

Балалар иҗаты үзәгендә – табигый-фәнни атналык

Табигый-фәнни атналыгы кысаларында балалар иҗаты үзәге педагоглары күп кенә кызыклы һәм эчтәлекле танып белү чаралары үткәрделәр.

Балалар иҗаты үзәгендә – табигый-фәнни атналык
Балалар иҗаты үзәгендә – табигый-фәнни атналык

Табигый-фәнни атналыгы кысаларында балалар иҗаты үзәге педагоглары күп кенә кызыклы һәм эчтәлекле танып белү чаралары үткәрделәр. Өстәмә белем бирү педагогы Нәсимә Әминова "Акыллылык патшалыгында" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Тәрбияләнүчеләр төрле тематикадагы табышмаклар, зирәклеккә математика фәне буенча мәсьәләләр чиштеләр.

Өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Әхмәтгалиева "Инглиз телен укытуда уен методын куллану" темасына мастер-класс үткәрде. Монда алар инглиз теле буенча сүз байлыгын төрле алымнар аша баеттылар. Кечкенәдән чит телләрне өйрәнү – бик уңышлы ул. Сабыйлар бу вакытта сүзләрне дә, аларның мәгънәсен дә тизрәк отып кала.

Өстәмә белем бирү педагогы Илүзә  Әхтәриева "Без чиста планета өчен" дигән экологик викторина үткәрде, аның барышында тәрбияләнүчеләр экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын белделәр.

Чаралар барышында тәрбияләнүчеләр үзләренең логик фикерләүләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Гомумән алганда, атна уңышлы үтте. Барлык чаралар балаларның дәрестән тыш эшчәнлеккә кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән. Иң мөһиме, балалар табигый-фәнни циклы предметларында күпме кызыклы, гадәти булмаган, әһәмиятле нәрсәләр булуын, аларның һәрберебезгә тормышта ничек кирәклегенә инандылар.

Шулай итеп, табигый-фәнни атналык бик күп файдалы белем һәм бай тәэссоратлар алган балалар өчен чын бәйрәмдәй булды.

Балалар иҗаты үзәгендә – табигый-фәнни атналык
Балалар иҗаты үзәгендә – табигый-фәнни атналык
Балалар иҗаты үзәгендә – табигый-фәнни атналык
Балалар иҗаты үзәгендә – табигый-фәнни атналык
Автор:
Читайте нас: