Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 февраль , 22:27

Казаннан куанычлы хәбәр!

Штәнде урта мәктәбе укучысы Юлия Асрарова Казанда үткән татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада призеры булды.

Казаннан куанычлы хәбәр!
Казаннан куанычлы хәбәр!

6-7нче февральдә, Казан шәһәрендә, татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үтте. Биредә республика данын райондашыбыз – Штәнде урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Юлия Асрарова яклады.

Ул татар теле буенча олимпиаданың район этабында җиңү яулады. Ары таба республика этабында призер булды. Ә бүген менә олимпиаданың төбәкара этабында да призерлар рәтендә. Алда – Халыкара этап көтә.

Быел бәйгенең төбәкара этабында 22 төбәктән 200гә якын укучы катнашкан. Райондашыбыз алар арасыннан җиңүчеләр исемлегендә. Бүген ул тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде. Ә туган телен сөюче кызны биредәге олимпиадага әзерләгәне өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Линеза Нуртдинова Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Грамотасы белән билгеләнде. Абруйлы мөгаллимәнең укучылары менә инде дистәләгән еллар республика, төбәкара күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә район, республика данын лаеклы яклыйлар.

Ихлас күңелдән Юлияне һәм җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Линеза Фидус кызын шушы мәртәбәле җиңүләре белән котлыйбыз һәм ары таба да тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Казаннан куанычлы хәбәр!
Казаннан куанычлы хәбәр!
Казаннан куанычлы хәбәр!
Казаннан куанычлы хәбәр!
Казаннан куанычлы хәбәр!
Казаннан куанычлы хәбәр!
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: