

Бүген Сәйтәк урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары кулларына аттестат алды.
Тугызынчыларның йөзләрендә шатлыклы елмаю булса да, күзләрендә сагыш сизелгән кебек. Әлбәттә, 9 ел буе бергә укыган дусларыңнан, үзеңә белем биргән укытучылардан аерылу җиңелләрдән түгел. Алда зур тормыш көтә.
Тантаналы чарада онытылмас мизгелләр күп булды. Ихлас котлаулар, шатлыклы күз яшьләре белән теләкләр, чын күңелдән башкарылган җырлар, биюләр... Әмма барыннан да бигрәк укучылар озак көттергән, авыр сынаулар аша бирелгән аттестатларын кулларына алуларын мәңге онытмаслар.