Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 Май 2023, 16:52

Балтачлы – Акмулла олимпиадасы призеры

27нче майда Уфада Акмулла олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы үтте.

Балтачлы – Акмулла олимпиадасы призеры
Балтачлы – Акмулла олимпиадасы призеры

27нче майда М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында 8-11нче сыйныф укучылар һәм студентлар арасында үткән “Акмулла” олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.

Әлеге олимпиададан балтачлылар да читтә калмады. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Диана Хаҗиева призер булды. Аның җитәкчесе инглиз теле укытучысы Светлана Сафиуллина призерны әзерләгән өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2021нче елда “Акмулла” олимпиадасы Русия Мәгариф министрлыгы олимпиадалары исемлегенә керде. Бу җиңүчеләр һәм призерлар югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар ала алачак дигәнне аңлата.

Диананы чын күңелдән котлыйбыз һәм барлык имтиханнарны уңышлы тапшырырга телибез!

Балтачлы – Акмулла олимпиадасы призеры
Балтачлы – Акмулла олимпиадасы призеры
Балтачлы – Акмулла олимпиадасы призеры
Балтачлы – Акмулла олимпиадасы призеры
Автор:
Читайте нас: