Мәгариф
20 апрель 2023, 10:04

“Уйнатты да, җырлатты да “Аулак өй”

Бүген, 20 апрель көнне, район үзәгенең “Кояшкай” балалар бакчасында өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен   “Аулак өй”  фольклор бәйрәме узды

“Уйнатты да, җырлатты да “Аулак өй”“Уйнатты да, җырлатты да “Аулак өй”
“Уйнатты да, җырлатты да “Аулак өй”

Бүген, 20 апрель көнне, район үзәгенең “Кояшкай” балалар бакчасында өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен   “Аулак өй”  фольклор бәйрәме узды

Без ыгы-зыгулы һәм мәшәкатьле заманда яшибез. Әби-бабаларыбыз  яратып уздыра торган бәйрәмнәр, йолалар онытылып бара сыман. “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе  Ленария Саяфетдинова, музыкаль җитәкче Рима Шакировалар оештырган  “Аулак өй” чарасы үткәннәргә алып кайтты. Милли җырлар, биюләр аша туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт тәрбияләнә. Чара өлкәннәрне дә хөрмәт итәргә өйрәтә. Узганнарга сакчыл карашта булырга өнди. Сабыйларның  рәхәтләнеп күңел ачуын күрү безнең өчен да шатлыклы булды. Нарасыйларның уңай энергетикасы өлкәннәргә дә күчте. Онытылып “Аулак өй” дә кич утырдык.  Үзебез яратып уйнаган уеннарны карадык, җырларны тыңладык. Санаулы минутлар эчендә балачакка кайткандай үзебезне хис иттек. Балаларның самимилеге, эчкерсезлеге белән дә чара үзенә җәлеп итте.

Сабыйлар килгән кунакларны милли киемнәрдә каршы алды. Үзебезнең татар халкының йолаларын, җырларын, уеннарын һәм  биюләрен күңелебездә яңартырга шушы сабыйлар ярдәм итте. Билгеле, аулак өй әти-әниләр, зур әти һәм зур әниләр эшкә яисә кунакка киткән чакта оештырыла. Чарада зур әни ролен башкаручы Алсу Ульданова (психолог) нәниләргә татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре турында сөйләде.  Аулак өй нәрсә аңлатканын төшендерде.  Бәйрәм үткән зал чигелгән сөлгеләр, ашъяулыклар, сандыклар белән бизәлгән иде. Зур әни “бирнә”  сүзе нәрсә аңлатканын сабыйларга төшендерде. Сандыгын ачып бирнәгә нәрсәләр салынганлыгын күрсәтте.  Әни ролен башкаручы  Лариса Карамова татар хатын-кызларына хас булган тыйнаклык, сабырлык белән балаларга өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеген аңлатты. Кыз ролен башкаручы Нурия Миңнегалиева өлкәннәр белән ничек аралашырга кирәклеген күрсәтте. Аулак өйгә килгән вакытта һәр кеше үзе белән күчтәнәчкә  тәмле ризык алып килә торган булган. Йоланың бу өлешен дә нәниләр үтәде. Милли ризыкларны зур әни утырган өстәлгә чиратлашып итеп  куйдылар.

 Татар халкында элек-электән   башкарылган җырлар, биюләр һәм уеннар белән үрелеп барды бу чара.  Балалар “Йөзек салу”, “Түбәтәй”, “Берәү, икәү, өчәү”,”Базарлы” кебек уеннар уйнадылар.  Кашыкка йомырка  салып йөгерделәр. Уеннарда аларның җитезлеге, шуклыгы чагылыш тапты, җырга һәм биюгә осталыгы  сыналды. Тәрбияләнүчеләр  Самир Гельметдинов, Әнвәр Вәлиев, Тамерлан Шәйхлисламовлар кечкенә булуларына карамастан, кунаклар алдында ялгызлары җыр башкардылар. Тимур Суфияров,  Зилия Гыймалтдинова, Әмир Борхановлар да нәфис сүзгә оста булуларын күрсәттеләр. Кызлар һәм малайлар капма-каршы басып такмаклар да әйттеләр.

 Сабыйларның  саф татарча сөйләшүләре, җырлаулары күңелгә май булып ятты. Калган балалар бакчалары да әлеге башлангычны дәвам итсен иде. Туган телен хөрмәт иткән бала ата-анасын да хөрмәт итәчәген онытмагыз.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас