Мәгариф
7 апрель 2023, 09:38

Балтачлылар – республика форумында!

Ике көн дәвамында Уфада республика “Мәгарифтә күтәрелеш!” мәктәп форумы үтә.

Балтачлылар – республика форумында!Балтачлылар – республика форумында!
Балтачлылар – республика форумында!

6-7нче апрельдә Уфада республика “Мәгарифтә күтәрелеш!” мәктәп форумы үтә. Әлеге зур күләмдә үткән форумда Балтач районы делегациясе дә катнаша.

Чара “Торатау” Конгресс-холлында уза һәм ул "Педагог һәм остаз елы"на багышлана. Форумның беренче көнендә сигез дискуссия мәйданчыгы оештырылды, катнашучылар сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, педагогларны аттестацияләү системасындагы үзгәрешләр, дәүләт йомгаклау аттестациясе, яңа белем бирү программалары һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә идарә итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Бүген форум эшен дәвам итә, әлеге мизгелләрдә дүрт дискуссия мәйданчыгында республика мәгарифе үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышулар бара. Алар педагогик белем бирү, максатлы укыту, бердәм инклюзив белем бирү, “Беренчеләр командасы — стратегик сессияләре” тәрбия системасына багышлана.

Мәктәп форумының нәтиҗәсе пленар утырыш булачак.

Балтачлылар – республика форумында!
Балтачлылар – республика форумында!
Балтачлылар – республика форумында!
Автор:
Читайте нас