Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 март 2023, 15:27

Сабыйлар ― китапханәдә кунакта

Район үзәгенең “Кояшкай” балалар  бакчасы  тәрбияләнүчеләре  бүген китаплар иленә сәяхәт кылдылар.  

Сабыйлар ― китапханәдә кунакта
Сабыйлар ― китапханәдә кунакта

 Район үзәгенең “Кояшкай” балалар  бакчасы  тәрбияләнүчеләре  бүген китаплар иленә сәяхәт кылдылар  

 

 24нче марттан алып 31нче  мартка кадәр китапханәләрдә  Балалар китабы атналыгы бара . Атналык кысаларында район  балалар заманча китапханәдә төрле чаралар оештырыла.  Бүген  Иске Балтач авылының “Кояшкай” балалар бакчасының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре китапханәгә килде.

Тәрбияче  Нурсылу Фәтхлисламова, педагог-психолог Алсу Ульданова,  логопед Лариса Карамова, физкультура буенча инструктор  Алсу Борхановалар озатуында бер төркем  сабыйлар заманча балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Алар китап турында белемнәрен арттырдылар. Балалар китапханәсе мөдире Әгъния Ибраһимова  китаплар хакында мавыктыргыч итеп сөйләде. Китап  укучылар кулына  килеп эләккәнче күпме кешенең көче, вакыты  сарыф ителгәне хакында сөйләде.  Шунлыктан китапларга карата сакчыл булырга өндәде. Китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге, китаплар “авырып” киткән  очракта нишләргә кирәклеге хакында да аңлаттылар.  Белем, китапларга бәйле табышмаклар әйттеләр. Сабыйлар  төрле журналлар , китаплар  белән таныштылар.

Китап― белем чишмәсе. Быел мәктәпкә барачак  сабыйлар  китаплар белән дус булыр дип ышанасы килә. Әлеге очрашу китапларга  карата хөрмәт уятуда  беренче адым ул.

Рифина НИГАМӘЕВА. 

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: