Бүген, 25 март көнне, районның 11нче сыйныф укучыларының әти-әниләре һәм район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова “Бергә тапшырабыз. БДИны әти-әниләр тапшырган көн” Бөтенрусия акциясенә кушылдылар. Чарада 28 кеше катнашты.
Чара барышында әти-әниләр БДИ тапшыруның үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге алдылар.
Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын да, аларның әти-әниләрен дә зур сынау көтә. Һәр укучыга имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керергә язсын!