Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 март 2023, 14:54

Тукай иҗаты – мәңгелек

Бүген, балалар иҗаты үзәгендә, “Тукай моңнары” район конкурс-фестивале үтте.

Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек

Конкурста районның төрле мәктәпләреннән 30дан артык  Г. Тукай иҗатына гашыйк булучы укучылар катнашты. Монда шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр татар, башкорт, мари, удмурт, инглиз телләрендә яңгырады.

Нәфис сүз бәйрәмендә балалар “Тукай сүзе татар телендә”, “Тукай сүзе төрле телләрдә”, “Коллективлар чыгышы”  һәм “Гамьле дөнья” номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр. 

Нәтиҗәләр буенча  “Тукай сүзе татар телендә” номинациясендә  өченче урынны – Эльнара Сәлимгәрәева (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), Фәридә Миңнегалиева (Көндәшле урта мәктәбе), Ильнара Асрарова (Штәнде урта мәктәбе), икенче – Азалия Солтанова (Тучыбай урта мәктәбе), Рания Галиева (Түбән Сикияз урта мәктәбе) яулады. Җиңүче – Амалия Гайниәхмәтова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе).

“Тукай сүзе төрле телләрдә” номинациясендә беренче урынга – Дарья Шайсламова (Асавка гомуми белем бирү мәктәбе),  икенче – Илгизә Хаҗиәхмәтова (Нөркә урта мәктәбе), Яна Фәтхуллина (Түбән Сикияз урта мәктәбе), өченче  урынга Светлана Степанова (Штәнде урта мәктәбе), Эмилия Шагиахметова (Асавка гомуми белем бирү мәктәбе), Илназ Гардиев (Сәйтәк урта мәктәбе) лаек булдылар.

“Коллективлар чыгышы” номинациясендә беренче урын Иске Балтач 2нче урта мәктәбе ( Әмир Ахкәмов, Амалия Гәйниәхмәтова, Элина Нәбиева, Аскар Шакиров) коллективында. Икенче урында – Тучыбай урта мәктәбе ( Инзилә Әсхәдуллина, Рушан Сыйтдиков), Түбән Сикияз урта мәктәбе ( Дарина Солтангәрәева, Ленар Шакиров), өченче урында Сәйтәк урта мәктәбе (Риана Садриева, Азалия Фаизова, Айгизә Талипова, Инсаф Гардиев, Марсель Нәбиев, Алина Рәҗетдинова, Алсу Галиәкбәрова, Илсур Дәүләтбаев, Илнар Хәсәнов), Югары Карыш урта мәктәбе ( Айгиз Мөниров, Ильзида Карамова) коллективларында.

“Гамьле дөнья” номинациясендә җиңүче дип Айсылу Талипова (Сәйтәк урта мәктәбе) билгеләнде.

Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Тукай иҗаты – мәңгелек
Автор:
Читайте нас: