Күптән түгел Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7 “г” һәм 8 “в” сыйныф укучылары Ижау шәһәрендәге “Хаски авылы” туристик үзәгендә кунакта булып кайттылар.
Малайлар һәм кызлар таудан тюбингларда шудылар, үзәктә яшәүче – этләр, кошлар, боланнар белән таныштылар. Шулай ук үзләрен саклык ясау осталыгында да сынап карадылар.
Мавыктыргыч сәяхәт балаларга оныта алмаслык тәэссоратлар бүләк итте...