Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 гыйнвар 2023, 16:01

Югары уку йортлары вәкилләре белән очрашу үтте

Бүген, район мәдәният сараенда, Балтач, Аскын, Тәтешле, Борай, Караидел районнарыннан 400дән артык чыгарылыш сыйныф укучылары республикабызның алдынгы югары уку йортлары вәкилләре белән очрашты.

Югары уку йортлары вәкилләре — Данияр Абдрахманов, Лилия Гафиатуллина (БР башлыгы каршындагы Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарәлек академиясе), Рәмил Зарипов (Башкорт дәүләт аграр университеты), Вадим Харрасов (Русия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы Уфа юридик институты), Рәмзис Зәйдуллин (Уфа дәүләт сәнгать институты), Азамат Барлыбаев (Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалы), Фидәнис Тимерханов (Башкорт дәүләт педагогия университеты), Людмилла Мурзагалина (Башкорт дәүләт медицина университеты), Валерия Пудакова (Уфа дәүләт нефть техник университеты), Сергей Ли (Уфа фән һәм технология университеты) булачак абитуриентларны кабул итү кагыйдәләре белән таныштырдылар, әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләре, күңелле студентлар тормышы, бәйрәмнәр, спорт чаралары турында сөйләделәр.

Шулай ук мәдәният сараеның фойесында күргәзмә мәйданнары эшләде. Анда чакырылган кунаклар булачак студентларга уку йортлары белән якыннан таныштырып, мәгълүмати буклетлар тараттылар.

Чараны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев ачып җибәрде. Ул югары уку йорты вәкилләренә чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан һөнәрләрне дөрес сайлауда тыгыз хезмәттәшлек итүләренә рәхмәт белдерде.

Булачак абитуриентлар белән очрашу җылы, ышанычлы мохиттә узды. Кунаклар үзләренең уку йортлары, факультетлары, белгечлекләре һәм юнәлешләре, кабул итү кагыйдәләре, документлар тапшыру вакыты турында җентекләп сөйләделәр. Аларның чыгышлары презентацияләр һәм видеороликлар белән үрелеп барды.

Мондый чара булачак студентларны уку йортларына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, шулай ук мәктәп укучыларына республикабызның мәгариф учреждениеләре турында тулы мәгълүмат, аңлы рәвештә сайлау мөмкинлеге бирә.

Югары уку йортлары вәкилләре белән очрашу үтте
Югары уку йортлары вәкилләре белән очрашу үтте
Югары уку йортлары вәкилләре белән очрашу үтте
Югары уку йортлары вәкилләре белән очрашу үтте
Югары уку йортлары вәкилләре белән очрашу үтте
Югары уку йортлары вәкилләре белән очрашу үтте
Югары уку йортлары вәкилләре белән очрашу үтте
Югары уку йортлары вәкилләре белән очрашу үтте
Югары уку йортлары вәкилләре белән очрашу үтте
Автор:
Читайте нас: