Гыйнварның чатлама суыклары мәктәп укучыларының ялын озайтырға мәҗбүр итте. Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгынан хәбәр итүләренчә, суыкларга бәйле мәктәп укучыларының каникулын бер көнгә озайтканнар – 12 гыйнварда укырга барырга кирәк.
Шул ук вакытта мәктәпкәчә кадәрге учреждениелар режим буенча эшләвен дәвам итәчәк.