Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 гыйнвар 2023, 09:05

Көмьязыда бәйрәм күңелле үтте

Көмьязы авылындагы "Колобок" балалар бакчасында даими бәйрәмнәр үткәрелеп тора.

Көмьязыда  бәйрәм күңелле үтте
Көмьязыда бәйрәм күңелле үтте

Көмьязы авылындагы "Колобок" балалар бакчасында даими бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Ә Яңа елны каршылау көтеп алынганы. Аңа якынайту йөзеннән төрле эшләнмәләр әзерләнде. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә эчтәлекле сценарий буенча рольләргә кереп уйнадылар. Һәр чыгышлары , шигырь уку, җырлар башкаруда камилләшкәннәр. "Яңа ел әкияте" үтә мавыктыргыч булды. Лилия Дәүләтова, Сания Усманова, Айгөл Галләмова,Альбина Әхтәриева, Диләрә Әхкәмова үз рольләрен оста башкардылар. Кыш бабай (Илнар Сабиров) һәр баланың күңелен күреп бүләкләр тапшырды. Тәрбиячеләр чарада һәр нечкәлекне уйлап, оста  бәйрәм оештыра алды. Шуңа кечкенәләр теләп балалар бакчасына йөри.  Чынлап та монда могҗиза булдырдылар.

Ата-аналар исеменнән Альбина ГАЛЛӘМОВА.

Көмьязыда  бәйрәм күңелле үтте
Көмьязыда бәйрәм күңелле үтте
Автор:
Читайте нас: