Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 декабрь 2022, 16:23

Район мәктәпләренә яңа автобуслар

Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин Балтач районының мәктәп директорларына яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырдылар.

Тантанада Иске Тимкә урта мәктәбе директоры 17 урынга исәпләнгән, ә Штәнде урта мәктәбе директоры ике 12 урынга исәпләнгән “Газ” маркалы хәвефсезлек таләпләренә тулысынча җавап биргән, заманча спутник навигациясе системасы һәм хәвефсезлек каешлары белән җиһазландырылган мәктәп автобуслары ачкычларын алдылар.

Радий Фәрит улы автобус водительләренә рәхмәт белдерде, барысын да якынлашып килгән Яңа ел белән котлады һәм хәерле юл теләде.

Район мәктәпләренә яңа автобуслар
Район мәктәпләренә яңа автобуслар
Район мәктәпләренә яңа автобуслар
Район мәктәпләренә яңа автобуслар
Автор:
Читайте нас: