Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 декабрь 2022, 14:14

Афәрин, Әмир!

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Әмир Мәгъзүмов "Уфа музейлары укучылар күзлегеннән" темасына эссе конкурсы җиңүчесе.

Афәрин, Әмир!
Афәрин, Әмир!

Башкортстан Республикасының Милли музее 6 - 11нче сыйныф укучылары арасында "Уфа музейлары укучылар күзлегеннән" темасына эссе конкурсы үткәрде. Ул Русия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.

Конкурс укучыларда мәдәният тарихына, республиканың һәм илнең мәдәни объектларына хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт хисләрен үстерү максатыннан үткәрелде.

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Әмир Мәгъзүмов "Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен популярлаштыруга өлеш керткән өчен" номинациясендә җиңү яулады. Укытучысы – Гөлназ Фазлыева.

Җиңү белән  котлыйбыз һәм киләчәктә яңа уңышлар телибез.

Афәрин, Әмир!
Афәрин, Әмир!
Афәрин, Әмир!
Афәрин, Әмир!
Афәрин, Әмир!
Автор:
Читайте нас: