Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 октябрь 2022, 08:51

Интеллектуаллар турниры гөрләп узды

"Пушкин картасы" проекты кысаларында Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә интеллектуаллар турниры узды.

Интеллектуаллар турниры гөрләп узды
Интеллектуаллар турниры гөрләп узды

"Пушкин картасы" проекты кысаларында Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә интеллектуаллар турниры узды.

Анда 8б, 9б һәм 9в сыйныф укучылары өч командага бүленеп, көч сынаштылар. Чарада катнашучыларга уенның биш раунды тәкъдим ителде, һәрберсендә берничә сорау. Уен шартлары буенча катнашучылар бер минут эчендә дөрес җаваплар бирергә тиешләр иде. Сораулар  төрле белем өлкәләреннән кызыклы фактлар һәм вакыйгалардан торды.

Уен бик кызу һәм киеренке барды. Һәр команда җиңүгә омтылды. Чара ахырында җыелган баллар саны буенча җиңүче команда билгеләнде. Абсолют җиңүче исеменә 8б сыйныф командасы лаек булды. Икенче урында -  9в сыйныф командасы, 9б сыйныф өченче призлы урынны яулады.

Барлык командаларны да җиңүләре белән котлыйбыз! Әлеге турнир ярдәмендә балалар бик күп яңа һәм кызыклы яңалыклар белделәр.

Интеллектуаллар турниры гөрләп узды
Интеллектуаллар турниры гөрләп узды
Интеллектуаллар турниры гөрләп узды
Автор:
Читайте нас: