Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2022, 05:05

Оештыру сәләтен дәлилләгәнгән директор

Бүгенге көндә өч дистә елга якын укытучы, остаз, мәктәп директоры булып көч салган Наил Кави улы Фаридонов үрнәккә лаек.

Нөркә урта мәктәбенә БДУның филология факультетын тәмамлап эшкә кайту белән Наил Фаридоновка  “Ел укытучысы“ конкурсының район этабында катнашырга тәкúдим итәләр. Укытучының зур потенциалын күргән җитәкчелек хаклы булып чыга. Конкурста яшь укытучы Фаридонов беренче урынга лаек була. Баксаң, бу  аның конкурсларының беренчесе генә була. Хезмәт биографиясендә янә җиңүләре шактый аның. Берничәсенә тукталу урынлы булыр. 2003нче елда  мөгаллимнәрнең янә бер сынавы “Иң асыл сыйныф җитәкчесе” конкурсында җиңү яулый.  Ә “Татар теле һәм әдәбияты укытучылары” сынавының республика конкурсы финалына чыга. Шулай 2017нче елда республика күләмендәге укытучы конкурсы лауреаты буларак, тарихка кереп кала. Бүгенге көндә өч дистә елга якын укытучы, остаз, мәктәп директоры булып көч салган Наил Кави улыннан:

—Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып хәзер әйтеп буладыр, һөнәр сайлаганда ялгышмадыгызмы?  — дип кызыксындым.

—Бүген тулы хокук белән әйтә алам, дөрес сайлаганмын һөнәрне. Әнием Фәрдүнә Заһит кызы нәкú татар теле һәм әдәбияты укытучысы, китапханәче булып эшләде. Акыллы киңәше дә этәргеч бирде миңа. Югары белем алырга кирәклеген, булганы белән чикләнмәскә, тик хәрәкәттә бәрәкәт булуына төшендерүче дә ул...

Нөркә урта мәктәбен тәмамлагач Наил Кави улы Көмьязы сигезьеллык мәктәбендә физкультура һәм хезмәт дәресләреннән укыта. Хәрби хезмәте еллары чик буе гаскәрләрендә үтә. Ике ел гаять еракта.Туган төбәген үтә сагынып кайтып, нәкú монда гомер итәргә ниятли. Ир-егет оста итеп машина йөртергә тиешлеген аңлап, Балтач һөнәрчелек училищесында водитель һөнәрен үзләштерә. Төпле белем алу нияте белән Башкорт дәүләт университетында, көндезге бүлектә белем ала. Анда  ышанычлы тормыш юлдашын— Зилаер районы сылуы Рима Рәшит кызын очрата. Ул  БДУның математика факультетын тәмамлый.

Бер гаиләдән тел белгече һәм төгәл фәннәр укытучысы Нөркә урта мәктәбендә алдынгы алымнарны кулланып көч салалар. Мәктәпкә 2014-2015 уку елында интернет хәстәрләнеп кертелә. Бу укучылар өчен, әлбәттә, яңа офыклар ача. Туган тел һәм әдәбият буенча  ноутбукта дисклар тупланмасын укытучы хәстәрләгән. Аны дәресләрдә актив куллана.

  

Наил Кави улы туган телләрне укучылар онытмасын өчен тырышып  көч сала. Үз туган телен, туган төбәген, туган җирен сөйгәннәрдә ватанпәрвәрлек хисе көчле булуына инанган.  Башка телләрне дә камил белү үтә кирәк, тик туган телне икенче планга калдыру дөм дөрес түгел эш.  Укучыларын, гаиләдәге өч баласын да шундый рухта тәрбияли ата-ана.  Шуңа тырышлык эзсез түгел. Нөркәлеләр татар теле һәм әдәбияты буенча район, республика олимпиадаларында даими  уңышка ирешәләр. Мәсәлән,  Нурия Фаридонова район олимпиадасында беренче урынны яулап, республика күләмендә призлы урынга лаек булды. Бу аңа төбәкара олимпиадада катнашып, югары дәрәҗәгә ирешергә мөмкинлек бирде. “Чәчәк ат, Башкортстан” сочинениеләр конкурсында җиңүе матур казаныш.

 

 Фән буенча укучылар ОГЭны уңышлы тапшырып килә, диктантлар язганда  һәрчак югары  билгеләргә лаек булулары  үзе ачык дәлил…

 Наил Кави улының эштәге нәтиҗәләре югары бәһалана. 2016нчы елда ул “Башкортстан Республикасының Мәгариф алдынгысы” исеменә лаек була.

Фаридонов дистә еллап  мәктәп директоры. Белем бирү белән беррәттән, укучыларны тәрбияләү мәсьәләсен күз уңыннан төшерми җитәкче. Коллективның бердәм булуында, һәрчак уртак тел табып эшләүләрендә директорның өлеше зур.

Артист, җырчы, музыка коралларында оста уйнавын зур сәхнәдәге чыгышлары буенча авыл, район, республика тамашачысы яхшы белә.  Бихисап конкурсларда лауреат, дипломант исемнәренә ия булып республика тамашачысы күңелен яулаган шәхес ул. Мәктәпне тәмамлагач та  вокаль-инструменталь ансамбль оештырып заманында тере музыкага дискотекалар үткәрә иде. Оештыру сәләте яшьли күренгәнгә, үзенә директор вазифасын вакытында ышанып тапшырганнардыр… Xезмәт биографиясе  күрсәтүенчә,  Наил Фаридонов сынатмавына иманым камил.

Оештыру сәләтен  дәлилләгәнгән директор
Оештыру сәләтен дәлилләгәнгән директор
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: