Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 март , 19:53

“Мәдәният - халык җаны”: Балтачта мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Бүген район мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “Мәдәният – халык җаны” дип аталган зур тантаналы чара узды. Әлеге истәлекле көнне районыбызның мәдәни тормышын баетучы, халыкка рухи азык бирүче фидакарь затларны хөрмәтләү - һәрвакыт зур әһәмияткә ия.

“Мәдәният - халык җаны”: Балтачта мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр!

Мәдәният – ул халыкның йөзе, аның тарихы, гореф-гадәтләре, рухи байлыгы. Ә мәдәният хезмәткәрләре – бу байлыкны саклаучылар, киләчәк буыннарга тапшыручылар. Алар үзләренең көчләрен, вакытларын, күңел җылысын халыкка хезмәт итүгә багышлыйлар. Аларсыз бер генә авылның да, бер генә шәһәрнең дә тормышын күз алдына китереп булмый.

Биредәге тантаналы чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, районның мәдәният өлкәсендә “кайнап” яшәүче вәкилләр катнашты. Илгиз Әхвәс улы үзенең чыгышында мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдереп, аларның хезмәте игелекле һәм мөһим булуын ассызыклады.

 —Мәдәният хезмәткәрләре ел әйләнәсенә зур эш башкаралар. Төрле концертлар, фестивальләр, күргәзмәләр оештыралар, халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр. Сезнең фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт, – диде Илгиз Субушев.

Бәйрәм кысаларында иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Күпьеллык намуслы хезмәтләре, мәдәният өлкәсенә керткән өлешләре өчен бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мәдәният тармагына дәүләт ярдәме буенча “Иң яхшы авыл мәдәният учреждениесе – 2025” конкурсында җиңүче дипломына Түбән Карыш авыл китапханәсенә лаек булды. Югары бүләкне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев биредәге авыл китапханәчесе Рида Гомәровага тапшырды.

“Мәдәният өлкәсендә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен” БР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән методика кабинеты мөдире Лариса Ахунова бүләкләнде.

Актив иҗтимагый эшчәнлекләре һәм урындагы үзидарә үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясенең Рәхмәт хатлары белән Илмир Фаридонов, Руслан Кабулов, Гүзәлия Әхмәтҗанова, Әлфинә Нуркаева һәм Гөлназ Шәрифуллина билгеләнделәр. Шулай ук район Хакимиятенең Рәхмәт хатлары һәм Почет грамоталары белән бүләкләнүчеләр бихисап булды.

Ары таба район мәдәният бүлеге начальнигы, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Хаматов барысын да мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан котлап, изге теләкләрен җиткерде һәм бер төркем кунакларны район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары һәм Почет грамоталары белән бүләкләде.

18-24 мартта районда “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” район конкурсы узды. Биредә интернет челтәрләрендә онлайн тавыш бирү ысулы белән җиңүчеләр ачыкланды. Нәтиҗәләр буенча, беренче урынны – Рузилә Сафина (Сәйтәк авылы клубы хезмәткәре), икенче урынны – Эльмира Гафурова (Тучыбай авылы клубы хезмәткәре) һәм өченче урынны Лариса Кузьмина (Магашлы-Алмантай авылы клубы хезмәткәре) яуладылар.

Шулай ук күркәм чара барышында БР халыклары дуслыгы йорты һәм мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты Президиумының Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары үзләренең ияләрен таптылар.

Тантана мәдәният хезмәткәрләренең Гимны белән тәмамланды. Әлеге чара тагын бер кат мәдәниятнең җәмгыять тормышында нинди зур роль уйнавын искә төшерде. Мәдәният – ул безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез. Аны саклау һәм үстерү – һәрберебезнең изге бурычы. Мәдәниятне саклап, без үз тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз. Киләчәк буыннарга рухи байлыгыбызны тапшырабыз. Шуңа күрә дә мәдәният хезмәткәрләренең хезмәте бик мөһим һәм кирәкле.

Автор:
Читайте нас