Кичә Благовещенск шәһәрендә җыр-моң сөючеләр өчен зур вакыйга - "Туган як" III Республика татар эстрада җыры фестивале гөрләп узды. Бу фестиваль - татар халкының җыр-моңга бай мәдәниятен саклау һәм үстерү, яңа талантларны ачу максатыннан үткәрелә.
Әлеге мөһим вакыйга Благовещенск, Уфа, Нефтекама, Стәрлетамак, Дүртөйледән һәм республиканың тагын уннан артык районыннан 40ка якын катнашучы һәм иҗат коллективын бергә җыйды.
Фестиваль, сәләтле башкаручыларны һәм җыр-моң сөючеләрне берләштереп, татар мәдәниятенең чын бәйрәменә әверелде. Сәхнәдә яшь талантлар да, тәҗрибәле артистлар да чыгыш ясады, бу уникаль иҗат һәм илһам мохите тудырды. Концерт программасы номер төрлелеге һәм башкаруның яктылыгы белән дә аерылып торды, бу исә жюри һәм тамашачыларны битараф калдырмады. Биредә татар халык җырлары да, заманча эстрада җырлары да яңгырады. Һәрбер башкаручы җырны үзенең күңеле аша уздырып, тамашачыларга җиткерә алды.
Чараның хедлайнерлары - композитор һәм шагыйрә, Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова һәм җырчы Альбина Килдиярова.
Балтачлылар да мондый зур вакыйгадан читтә калмады. Гөлназ Шәрифуллина, Әлфинә Нуркаева һәм Илнара Мәхмүтовалардан торган “Ялкын” триосы “Яратыгыз” җырын башкарып, фестиваль-конкурсның 2 дәрәҗә Лауреаты дип танылдылар. Айдар Сираев “Юкка түгел” җыры белән чыгыш ясап, Рәхмәт хаты белән билгеләнде. Балтачлылар үзләренең сәләтләре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, моңлы тавышлары белән тамашачыларның күңелен яуладылар.
Якташларыбызны чирттагы уңышлары белән котлыйбыз, яңадан-яңа иҗади югарылыклар яуларга насыйп булсын!