Көндәшле авылында халкыбызның борынгыдан килгән “Кич утыру” йоласы үтте. Биредә мөлаем, ягымлы, гореф-гадәтләрне барлап, яшь буынга өйрәтеп калдырырга омтылып яшәүче кешеләр гомер кичерә, дип хәбәр итә безгә Мишәр тарихи-мәдәни үзәге директоры Айгөл Нафикова.
Элек тә авылда хатын-кызлар бергә җыелып үз эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Бу юлы көндәшлеләр каз мамыгыннан мендәрләр, ә каурыйларыннан таба майлар өчен пумалалар ясаганнар.
Кичәдә баян озатуында җырлар яңгыраган, хатын-кызлар шаярганнар, уйнаганнар, яшьлек хатирәләре белән уртаклашканнар. Чарада катнашучыларның барысы да төрле районнардан килгән киленнәр икән, алар үзләренең тормыш иптәшләре белән танышуларын искә алып, буыннан-буынга тапшырып килгән гореф-гадәтләр турында аралашканнар.
Вакыт сизелмичә үтеп тә китә. Кич утыру мул табын артында тәмамланган. Мондый күренешләр хатын-кызларның дуслыгын һәм бердәмлеген ныгыта, ә “Кич утыру” кебек традицияләр мәдәни мирасны сакларга ярдәм итә.