Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 декабрь 2024, 19:56

“Туган телем – назлы гөлем”

Шундый исем астында үтте бүген Русия Федерациясе Конституциясе һәм башкорт теле көненә багышланган тантаналы чара.

“Туган телем – назлы гөлем”
“Туган телем – назлы гөлем”

Шундый исем астында үтте бүген Русия Федерациясе Конституциясе һәм башкорт теле көненә багышланган чара.

Истәлекле даталар алдыннан үткәрелгән район мәдәният сараендагы зур бәйрәмне “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре (җитәкчеләре Гөлнәзирә Имамова һәм Миләүшә Рәхмәтуллина) чагу чыгышлары белән ачып җибәрде.

Ары таба сәхнә үзәгендә иксез-чиксез республикабызның төрле почмакларыннан Балтач районы мәктәпләренә эшкә килгән һәм язмыш кушуы буенча гомерлеккә биредә калган башкорт теле укытучылары хөрмәтләнде.  Алар – Гөлфирә Сафина, Зәйнәп Мазһарова, Земфира Шәйхинурова, Рима Яхина, Гөлсем Вәлиева, Рәмзия Вәлинурова, Фәнизә Карагуҗина, Розалия, Рафикова, Гөлчибәр Әхмәтгалиева, Руфина Фәтхиева, Гөлнәзирә Имамова, Зифа Рәҗетдинова, Әнисә Гәрәева, Гөлчирә Мөкыймова, Зифа Шәймөхәмәтова, Рәйлә Кабулова, Айсылу Хакова, Гөлчирә Миңнегалиева, Гөлфия Моратова. Бәйрәмнең төп кунаклары үзләре дә тамашачыларга чагу һәм күркәм музыкаль чыгышлар бүләк иттеләр.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев барысын да күркәм бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.

-Барыгызны башкорт теле һәм Русия Федерациясе Конституциясе көне белән ихлас котлыйм. 14нче декабрьдә, шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, республикада "Башкорт теле көне"н билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм 2019нчы елда төбәк Башлыгы Радий Хәбировның указына ярашлы оештырылды. Сез -  башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары туган илне, туган телне яратучы чын патриотлар тәрбиялисез. Рәхмәт сезгә чын күңелдән, - диде Илгиз Әхвәс улы һәм башкорт теле укытучыларына район Хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чара кысаларында тантаналы шартларда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Кашшаф Ямалетдинов һәм полициянең өлкән лейтенанты Раиль Садриев 14 яшен тутырган яшь райондашларыбызга паспортлар тапшырдылар. Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганы. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Русия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Бу көн аларның истәлекләрендә озакка сакланыр.

2024нче елда Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган Мәдәни инициативалар фондының икенче грант конкурсында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе “Яшь барабанчылар” проекты белән җиңү яулады. Биредәге проектны тормышка ашыруга 753 166, 00 сум акча бүленде.  Аның ярдәмендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында 12-16 яшьлек кызлардан торган уникаль “Яшь барабанчылар” отряды барлыкка килде, алар мәктәп һәм районның барлык патриотик чараларында актив катнашалар. Проект җитәкчесе – өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Кашанова. Бүгенге чарадан да “Яшь барабанчылар” читтә калмады. Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган чыгышлары бәйрәмгә тагын да үзенчәлекле ямь өстәде.

Ары таба сәхнәдә Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысына сүз бирелде. Ул “Балаларны патриотик рухта тәрбияләү” темасына чыгыш ясады. Башкорт теле укытучылары район методик берләшмәсе җитәкчесе Зифа Рәҗетдинова “Башкорт телен укытуда – уңышларыбыз” дигән чыгышы белән нәтиҗәләр ясады.

Балтач районы башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова барлык кунакларны да бәйрәм белән тәбрикләп, “Башкорт халкының мәдәниятен, тарихын үстерүдә, телгә сөю тәрбияләүдә зур өлеш керткән өчен” һәм “Милли йолаларны тергезүдә зур өлеш керткән өчен” район Корылтаеның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Күркәм чара район мәдәният сарае артистлары, талантлы яшьләр, балалар башкаруындагы матур җырлар, дәртле биюләр белән баетылды.

“Туган телем – назлы гөлем”
“Туган телем – назлы гөлем”
“Туган телем – назлы гөлем”
“Туган телем – назлы гөлем”
“Туган телем – назлы гөлем”
“Туган телем – назлы гөлем”
“Туган телем – назлы гөлем”
“Туган телем – назлы гөлем”
“Туган телем – назлы гөлем”
“Туган телем – назлы гөлем”
“Туган телем – назлы гөлем”
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: