Марат Шәйбәков үзенең социаль челтәрләрендә зур шатлыгы белән уртаклаша. Бу хакта "Кызыл таң" гәзите хәбәр итә.
"Буген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгресының Милли Шура рәисе Шайхразыев Васил Габтелгаяз улыннан Рәхмәт хаты алдым! Бик зур рәхмәтләр минем иҗатымны зурлаганыгыз өчен. Рәхмәт тамашачыларыма!" дип язган Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков үзенең социаль челтәрләрендә.
Без дә котлауларга кушылабыз! Яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!